Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Тәүлек эчендә коронавирус авыруын 44 кеше йоктырган

Үткән көн эчендә медицина хезмәткәрләре 38 Covid-19 белән авыручыны терелткән.

Үткән тәүлек эчендә Татарстанда коронавирус инфекциясенең 44 яңа очрагы теркәлгән. Аларның берсе читтән килгән, кырык өче — контакт рәвешендә күчкән, дип Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр ителә.

«10 кеше хастаханәгә озатылган, 34 кеше өйдә дәвалана», — ди матбугат хезмәте.

Авыручыларның күбесе 30 яшьтән алып 50 яшькә кадәр, алар 14 кеше. 60 яшьтән 70 яшькә кадәр булганнар әзрәк, алар 13 кеше.

Зарарланганнарның күбесе Казанда табылган, биредә 19 кеше авырый. Калган муниципалитетлар арасында бу күрсәткечләр буенча Түбән Кама районы Covid-19 эләгүнең биш очрагы белән беренче урында.

Буа, Лаеш һәм Питрәч районнарында өчешәр авыручы табылган, Чаллы һәм Бөгелмә районнарында — ике, Югары Ослан, Чүпрәле, Яшел Үзән, Кукмара, Балык Бистәсе, Тукай һәм Теләче — бер. Барлыгы яңа коронавирус инфекциясе пандемиясе башланганнан бирле Татарстанда 8 мең 506 кеше авырган. Аларның 7,5 меңнән артыгы терелгән. Шул исәптән үткән тәүлек эчендә 38 кеше дәваланган. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев