Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Тәүлек әйләнәсе яхшы кәеф өләшәләр

7 май дөньяның фән һәм техника тари-хына Радио көне булып кереп калды.

7 май дөньяның фән һәм техника тари-хына Радио көне булып кереп калды. Нәкъ менә шушы көнне рус физигы Алек-сандр Попов Россия физика-химия җәмгы-яте утырышында үзе ясаган дөньяда бе-ренче радиоалгычны эшләтеп күрсәтә, ра-диоэлемтә сеансы үткәрә. 1945 елның 7 маенда СССРда радио уйлап табуның 50 еллыгы киң колач белән бил-геләп үтелде. Шул уңайдан ил хөкүмәте бу датаны Радио көне дип бәйрәм итәргә ка-рар чыгарды. Ә Чаллыда 87.5 ФМ ешлыгында эшләп ки-лүче Татар радиосы өчен май ае икеләтә истәлекле ай. 2014 елның 1 маенда Чаллы Татар Радиосы үз эшчәнлеген башлап җи-бәрә.

Сизелмичә 5 ел үтеп китсә дә, радио күзгә күренеп үсә, үзгәрә, тугры тыңлаучы-лар аудиториясен көннән-көн киңәйтә. 5 ел дәвамында башкарылган эшләр, яңа проектлар, үзләренең күңелләрендә уе-лып калган матур хәтирәләре белән “Та-тар радиосы” диджейлары безнең белән дә бүлеште.
Лениза Назлы “Чаллы Татар радиосы” баш мөхәррире:

– Бу ел безнең өчен бик истәлекле, чөн-ки эшли башлавыбызга төгәл 5 ел булды. Дөрестән дә, шушы вакыт эчендә бик күп эшләр башкарылды. Әле бүген дә менә яңа проектлар булдыру өстендә эшлибез. Иң мөһиме – тыңлаучыларга кызык бул-сын, чөнки гел бертөрлелек ялкыта баш-лый, яңалык кирәк.

Шушы көннәрдә генә тагын бер яңа “Акча янчыгы” дип аталучы проект старт алды, без хәзер тыңлаучыларыбыз ара-сында акча уйната башладык. Дөрестәндә бик кызыклы проект, теләге булган һәр-кем катнаша ала. Шулай ук, “Тест-драйв татарча” проекты да бик күпләрнең күңелен яулады дияргә була. Без, “Татар радиосы” алып баручы-лары бер җырчы белән автосалонга ба-рып, берәр машинада тест-драйв үтәбез һәм эфир барышында әлеге машинаның минуслары һәм плюслары турында сөйли-без, үз кичерешләребез белән уртаклаша-быз. Яңа проектлар исемлегендә, шулай ук, “Мисс татар радиосы” бар. Узган ел без беренче тапкыр шәһәр күләмендә үткәре-лүче “Сабантуе гүзәле” бәйгесендә үз но-минациябезне тәкъдим итеп, җиңүче кыз-га 100 мең сумлык тун бүләк иттек. Бик уңышла килеп чыкты.

Шулай ук, безнең өчен тагын бер сөе-нечле яңалык – без яңа бинага күчендек. Минем белән күпләр килешер дип уй-лыйм, эш нәтиҗәлегенең күпмедер өле-ше, барыбер, тирә-яктагы атмосферага да бәйле. Әлеге уңайлы, өстәвенә, зәвыклы бина безгә бик ошый. 5 ел дәвамында безнең коллектив та тулы-ланды, эшли башлаганда нибары 2 алып баручы идек без. Хәзер менә бик талант-лы яшьләребез Илнар һәм ЗаМира безгә килеп кушылды.

“Җыр – кешенең дусты”, дигән сүзләр-не радиога да әйтеп буладыр, минемчә. Чөнки без күңел сагыш белән тулса да, җыр-моңга тартса да, өйдә тәмле-тәмле ризыклар әзерләгәндә дә, юлда барганда радионы кабызып куябыз да, аңа кушы-лып җырлыйбыз, аның белән сөйләшә-без, гапләшәбез. “Радионы өлкәннәр генә тыңлый” дигән сүзләрне еш ишетергә ту-ры килә. Ләкин, миңа калса, яшьләр ара-сында да радио бүген үз популярлыгын югалтмый.

“Чаллы Татар радиосы” студясендә дә яшь алып баручыларны күргәч, Ленизага биргән иң беренче соравым:

– Никъ өлкәнрәк алып баручыларны да алмыйсыз дип шелтә белдермиләр-ме? – Юк, чөнки безнең аудитория дә күбрәк яшь буынга юнәлдерелгән, без күбрәк яшьләргә якынрак булган форматта эшли-без, ләкин, шуңа да карамастан, өлкәннәр дә безне яратып тыңлый”, – ди Лениза. Ә бу исә алып баручыларның бик зур хезмәт нәтиҗәсе.
– Диджей эше, минемчә, бик күпләрнең хыялында йөрткән һөнәре. Сезнең “Чаллы Татар радиосы” на килеп эшли баш-лау тарихы ничегрәк башланып китте?

ЗаМира: – Мин радиога уйламаган-көтмәгән җир-дән килеп эләктем дип әйтсәм дә була. Чөнки мин үзем радио фанаты түгел идем, дөресен генә әйткәндә. Кастинг турында ишеткәч, үзем дә сизмәстән, катнашып ка-рау теләге туды. Беренчедән, бу өлкә ми-нем өчен яңа әйбер, икенчедән, мин яшь, мөмкинлекләрем дә бар, нишләп әле бә-хетемне сынап карамаска дип уйладым. Үзем турында тулы мәгълүматне җибәр-дем һәм ике атна тирәсе җавап көтеп йөр-дем. Күңел яхшыны өмет итә бит... Ләкин җавап булмагач, мин “ярый, үтмәгәнмен-дер инде”дип, имтиханнарымны биреп бетереп (мин әле параллель рәвештә укыйм да) әйберләремне җыеп, авылга кайтып китергә әзерләнеп йөргәндә, Ле-низа шалтыратты. Дөресен генә әйткәндә, мин шок хәлендә калдым. Беренчедән: мин өметемне өзгән идем инде, ә икенче-дән, бу минем өчен бөтенләй яңа әйбер. Ләкин, барыбер, радиода эшлисе килү хи-се, курку хисенә караганда ныграк булып чыкты. Өстәвенә, монда искиткеч яхшы коллектив, мине бик җылы каршы алды-лар, бар нәрсәгә өйрәттеләр һәм менә мин шулай әкренләп кереп киттем. Шуны-сын да әйтергә кирәк, мин радио аша үземне ЗаМира буларак таныштырсам да, минем чын исемем Лениза. Ике Лениза булгач, безгә дә, тыңлаучыларга да авырга туры килер иде, шуңа күрә үземә псевдо-ним уйлап таптым.

Лениза:

– ЗаМира үзе турында язган мәгълүмат-тә, шигырьләр язам дигән иде, һәм чын-нанда аның тел байлыгы, тел шомалыгы күренеп тора иде. Үзегез беләсез, радио алып баручысы өчен бу бик мөһим. Әлегә безнең состав тулы, ләкин кастинглар без-дә еш үткәрелеп тора. Алар турында без мәгълүматне социаль челтәрләрдә урнаш-тырабыз.

Илнар:

– Минем радиога сукмак ЗаМираныкы кебек үк җиңел булмады, мин урау юллар үтеп килдем. Шулай ук кастинг турында ишеткәч, катнышып карау теләге туды, лә-кин барысы да син дигәнчә килеп чыга мине инде ул, мине башта алмадылар. Ләкин теге күңелнең түренә кереп утыр-ган хыял һаман тынычлыкта калдырмый бит, күпмедер вакыт үткәч, мин тагын Ле-низага язып карарга булдым. Ул “кил” дип язгач, мин, әлбәттә, канатланып бардым, 1 эфир да үткәреп карадым әле. Бары тик шуннан соң гына башланып китте ул ми-нем монда эшләү тарихы. Үземә бик ошый, күңелгә рәхәтлек бирә.

Урау юллар урып килдем дигәннән, ул вакытта ни өчендер бик күпләр радиода эшләү теләге белән яна иде. Мин үзем Алабугада театр юнәлеше буенча укыдым һәм шул вакытта минем бик күп таныш егет-кызларның нәкъ менә радиода эшли-се килә иде. Шуңа ул вакытта конкурен-ция көчле булганлыктан радиодага эләгү җиңел түгел иде.

Лениза:

– Илнар ул үзенең тырышлыгы һәм үҗәтлеге белән дә алдыра дияр идем мин. Бездә кастингны үтә алмагач, ул әле башка радиога да барып караган бит. Мин аны шунда ишетеп “Карале, бу егет безгә дә килгән иде бит. Димәк, моның радио-да эшләү теләге бик зур икән”, – дип уй-лап куйган идем. Гомумән, кеше тырыш булырга тиеш, нинди өлкәдә эшләвенә ка-рамастан. Линар:

– Чыннан да, тарих дип әйтерлек бул-ган. Радиода эшли башлаганга быел 9 ел. Иң беренче үземнең туган районым Зәйдә 11 сыйныфны тәмамлагач эшли башла-дым. Студент елларым да радиода үтте. Ә бирегә үзебезнең Чаллы Татар радиосы килгәнемә быел 5 булды, кечкенә юби-лей. Биредә радио ачылган көннән бирле хезмәт куям, килеп эләгүем дә бик очрак-лы гына булды. Бераз үсәсе килү теләге белән Чаллы каласын яуларга дип бирегә автокалага килдем. Бер 2-3 атна тирәсе вакыт узды микән, Чаллыда “Татар радио-сы” ның филиалы ачылды. Менә шулай кирәкле моментта килеп кергән кеше мин.

 

Әлеге кызыклы әңгәмәне газетаның 15 май санында укый аласыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев