Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

ТӘМЛЕ БОТКА ПЕШЕРӘБЕЗ

Ярма белән сыеклыкны дөрес күләмдә салсаң һәм тиешле вакыт кайнатсаң гына ботка тәмле булып пешә.

Карабодай боткасы
1 стакан ярмага 2 стакан сыеклык салына, 15-20 минут пешә.

Тары боткасы
1 стакан ярмага 3 стакан сыеклык салына, 45-50 минут пешә.

Арпа боткасы
1 стакан ярмага 2 стакан сыеклык салына, 60 минут пешә.

Манный боткасы
1-2 аш кашыгы ярмага 1 стакан сыеклык салына, 4-5 минут пешә.

Дөге боткасы
1 стакан ярмага 2-3 стакан сыеклык салына, 15-20 минут пешә.

Солы боткасы
1,5 стакан ярмага 1 л сыеклык салына, 5-6 минут пешә.

Ашларыгыз тәмле булсын!

Уңышлы көннәр телибез!

Ялкаулар  өчен ботка суына,-дип яза язучы Идрис Туктар.  Сез дуслар, тырыш булып, эшегезне яратып башкарыгыз!

Җиңнәребезне сызганып, без эшкә киттек. Кашык кадәр генә көрәгенә таянып, Ялкау очрады.

— Болай ашыгып кая барасыз? — дип сорады ул бездән.

— Эшкә барабыз, — дидек.

— Мин дә сезнең белән барыйммы, әллә ботка пешкәнне генә көтимме? — диде Ялкау.

— Төш җиткәнче, ботка пешкәнче эшләп алыйк, син дә бездән калышма, — дидек Ялкауга.

— Сез эшкә барып җитеп, әйләнеп кайтып та өлгермәссез, мин дә сезнең артыгыздан куып җитәрмен, — дип, Ялкау баскан урынында йокымсырап калды.

Эшләдек. Арыдык. Ботка ашарга дип кайттык. Көрәк кадәр зур кашыгын күтәреп, Ялкау тагын очрады.

— Ботка суынмас борын, мин дә ашыктым, — диде Ялкау.

— Ялкау өчен ботка күптән суынган, — дип, без ботканы үзебез генә ашап бетердек.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев