Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Төмән өлкәсендә яңа мәчет төзеләчәк

Ахмандагы мәчет Түбән Тау районында җиденче булачак

Төмән өлкәсе Түбән Тау районы Ахман авылында яңа мәчет төзеләчәк. Бу хакта Россия Мөфтиләр шурасы сайтында хәбәр ителә.

Дин тотучылар 12гә 6 метр мәйданлы мәчет төзергә ниятли. Проектның бәясе 1 млн сумга бәяләнә, мәчет меценатлар һәм иганә акчаларына төзеләчәк.

Төмән өлкәсе мөфтие Зиннәт хәзрәт Садыйков мәчет чын кешелек кыйммәтләрен вәгазьләү урынына әйләнер, дигән ышаныч белдерде.

Төзелеш инициаторлары Аллаһ йорты Ахмандагы дин тотучыларны гына түгел, ә башка авыллардагы мөселманнарны да җәлеп итү үзәгенә әверелер, дип ышана, диелә хәбәрдә.

Ахман авылында 100гә якын кеше яши, нигездә мөселманнар. Ахмандагы мәчет районда җиденче булачак. Түбән Тау районы мөселманнарының баш дини үзәге Киндер авылында урнашкан. Районның иң борынгы мөселман мирасы һәйкәле – XIX гасыр мәчете Конченбург авылында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев