Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Түндербаш дәвасы

Чатыр чәчәклеләр семьялыгыннан булган тимгелле түндербашның яман шеш авыруларына каршы могҗизалы тәэсире күптәннән билгеле. Үз ва­кытында Гиппократ та аны уңышлы кулланган. Ә Австрия, Германия, Франция, Венесуэла, Греция, Испа­ния, Мексика, Португалия, Румыния,Чили һәм башка кайбер илләрдә бу үсемлекне рәсми медицинада яман шешне кисәтүдә һәм дәвалауда киң кулланалар. Әлеге үсемлек чүп үлән...

Чатыр чәчәклеләр семьялыгыннан булган тимгелле түндербашның яман шеш авыруларына каршы могҗизалы тәэсире күптәннән билгеле. Үз ва­кытында Гиппократ та аны уңышлы кулланган. Ә Австрия, Германия, Франция, Венесуэла, Греция, Испа­ния, Мексика, Португалия, Румыния,Чили һәм башка кайбер илләрдә бу үсемлекне рәсми медицинада яман шешне кисәтүдә һәм дәвалауда киң кулланалар. Әлеге үсемлек чүп үлән буларак бакчаларда, әрәмәлекләрдә, урман­нарда, елга буйларында һ. б. җирләрдә үсә. Тимгелле түндербаш (халык телендә дистә ярымнан артык исеме бар: тимгелле агу уты, елан көпшәсе, сасыкай…) чынлап та кыйммәтле дару үсемлеге. Халык табибы, яман шешләрне дәвалаучы В. Тищенко «Яман шешләрне дәвалау серләре» дигән китабында бу үсемлек турында бик зур белешмә биргән. Тимгелле түндербаш - икееллык үсемлек. Беренче елны тамыр өстендәге яфраклары ныгый, ә икенче елны тамырланып үсеп китә һәм сабагы 2 м га кадәр җитә. Чәчәкләре чатырсыман, ак, исе тычкан исен хәтерләтә. Җимешләре - коңгырт-яшел, йомыркасыман, дулкынлы кырлы орлыклар. Үсемлек салкыннарга чыдам. Түндербаш - агулы. Аның составында бик көчле агу - кониин бар. Шуңа күрә кулланганда бик сак эш итәргә, чаманы бик нык сакларга кирәк. «Күпме күбрәк - шулкадәр яхшырак» дигән принцип бу очракта урынсыз. Ә инде белеп, игътибарлы эш иткәндә, ул яман шеш күзәнәкләрен җиңәргә сәләтле. Бигрәк тә ашказаны, бавыр, эчәкләр, уңәч, күкрәк бизләре яман шеше белән уңышлы көрәшә, арыган организмга җан өрә, иммун системасын ныгыта. В. Тищенко дару чималын болай сакларга өйрәтә. Июнь башында, тундербаш чәчәкләрен койганда, ике савыт - ярты һәм өч литрлы банкалар алып бакчага (анда үссә) чыгасың яки ул үскән башка урынга ба­расың. Ярты литрлы банканың яртысы булганчы чәчәкләрен һәм яшел яфракларын җыеп, өч литрлы банкага бушатырга да ярты литр аракы салырга (орлыкларыннан ясаганда спирт куллану яхшырак) һәм өч литрлы банка тулганчы чимал җыярга. Кирәк икән, өйдә аракы өстәп, банканы, әйбәтләп ябып, 10 көнгә караңгы урынга куярга. Соңыннан кирәк кадәр бушатып алып, калганын суыткычта сакларга. Төрле яман шешләрне дәвалаганда өлгереп җитмәгән орлыкларын куллану тагын да көчлерәк тәэсир итә. 30 г орлыкны кофе тарттыргыч та тарттырырга, шуңа ярты литр аракы салып, 14 көн караңгы җылы урында тотарга. Мамык аша сөзәргә һәм суыткычта сакларга. Ашарга ярты сәгать кала, 3 тапкыр, 3 әр тамчы эчәргә. В. Тищенконын янә ике ысулы: 8 12 16 20 сәгать 1 1 1 1 тамчы - 4 көн эчәргә 2 2 2 2 тамчы - 4 көн эчәргә 3 3 3 3 тамчы - 4 көн эчәргә 4 4 4 4 тамчы - 4 көн эчәргә 5 5 5 5 тамчы - 5 тамчы (савыкканга кадәр). Сулы төнәтмә баш мие яман шешеннән дәваланганда бигрәк тә уңышлы. Түндербашның чәчәкләрен һәм яфракларын вак итеп турап термос ка салырга. Өстенә 70° кайнарлыктагы 200 мл су салып, төнгә калдырырга. Башта көнгә 3 тапкыр 1 әр чәй кашыгы эчәргә. Соңыннан аш кашыгына күчәргә. Әгәр чынлап торып терелергә телисез икән, түндербашны кулланганда аракы эчәргә ярамаганлыгын исегездән чыгармагыз! (Миргалим Харисов "Дару үсемлекләре" китабыннан)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев