Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Тәндәге артык май катламын «яндырган» кием

Хәзер "дивандагы кибетләрдә" нәрсә генә сатмыйлар. Мәсәлән, даими рекламаланган артык майны "яндыру" өчен киемнәр. Минимум көч салып ябыгу өчен чираттагы "тылсымлы төймә" кебегрәк тәкъдим итәләр аларны. Бу могҗизалы чараның файдасы бармы-юкмы икәнен Британиянең Good Housekeeping басмасы хезмәткәрләре иренмичә тикшереп караган.

Zaggora Hotwear компаниясенең күнекмәләр өчен махсус костюмын сатып алганнар һәм тәҗрибәләр үткәргәннәр. Бу костюм неопренлы топ һәм шортыдан гыйбарәт. Киемне җитештерүченең сүзләренә караганда, күнекмәләр вакытында мондый киемне кисәгез, сез күбрәк калория "яндырачаксыз", ә май катламы күз алдында эреп бетәчәк.

Тәҗрибә вакытында 10 хатын-кыз башта гади спорт киемендә, аннан махсус неопренлы костюмда 30 минут дәвамында йөгергәннәр. Нәтиҗәдә шул ачыклана: махсус костюмда йөгерү 8 калориягә генә артыграк яндыра. Бу шулкадәр аз! Ә менә неопренлы киемдә тәннең чамадан тыш кызуы бөтен организмга зыян салырга мөмкин. Өстәвенә май янмый, ә тәннән су чыга. Күнекмәләрдән соң су эчкәч тә авырлык кире кайта.

Тирләгәннән генә кеше ябыкса, мунча яратучыларның барсы да зифа буйлы булырлар иде. Май катламы мускуллар интенсив эшләсә генә яна. Шулай итеп, тәндәге артык майны "яндыра" торган махсус кием-салымның гамәлдә була алмавын аңлагансыздыр.

http://www.omet-rb.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X