Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Төнлә Чаллыда бензовоз янган

Һәлакәт нәтиҗәсендә бензовоз йөртүче 1-2 дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган.


Төнлә Чаллыда бензовоз янган. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр. 
"Бүген 1.36 сәгатьтә 112 бердәм номерына Сәнәгать урамы буенча 135 нче йорт каршында бензовоз януы турында хәбәр килде", – дип аныкладылар ТР Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы матбугат хезмәтендә.
Зур йөк машинасы йөртүчесе янгын сүндерүчеләр килгәнче янгынны мөстәкыйль рәвештә сүндерергә тырыша.
Янгын сүндерүчеләргә утны 15 минутта туктата. Янгын мәйданы 14 кв.метр тәшкил иткән.
Һәлакәт нәтиҗәсендә бензовоз йөртүче 1-2 дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алган. Зыян күрүче Автошәһәрнең ашыгыч медицина ярдәме хастаханәсенә озатыла.
Һәлакәтнең сәбәпләре ачыклана.

 

https://tatar-inform.tatar/news/2019/05/07/185838/
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев