Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

ТНВ каналында күрсәтеләчәк Яңа ел мелодрамасы сценарие авторы — Чаллы язучысы

Яңа ел алдыннан телевизор экраннарында татарстанлылар караячак яңа сериал «Җылы эзли җаннар» дип атала.

Һәр елдагыча тамашачылар өчен татар телендә яңа ел бүләген «ТНВ» телеканалының танылган режиссеры Нурания Җамалиева әзерли. Ә фильмның сценарие авторы — Чаллы язучысы һәм драматург Айгөл Әхмәтгалиева. Ул язган пьесалар Чаллы, Уфа һәм Оренбург театрлары сәхнәсендә уңыш белән бара, дип яза «Челнинские известия» басмасы.

6 серияле мелодрамада игътибар үзәгендә — кешеләрнең бер-берсен аңламавы, бу дөньяда кешелеклелек кебек сыйфатлар җитмәве.
«Айгөл миңа 45 битлек сценарий җибәрде, ә миндә ул ике тапкырга артты, — ди режиссер  елмаеп.  – Анда безнең тормыш турында сүз бара — гаиләдәге мөнәсәбәтләр, мәхәббәт газаплары, әхлакый мәсьәләләр — сюжетта болар барысы да чагыла. Шул ук вакытта фильмда интрига һәм юмор да бар, һәм, әлбәттә,  барысы да көткән Яңа ел могҗизасы… Сериалда Камал театры артистлары катнашуы көтелә».

 

http://maydan.tatar/tnv-kanalynda-kursetelechek-yana-el-melodramasy-scenarien-chally-yazuchysyyazgan/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев