Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Тогай чүплеге яңартыла

«Промстройпроект» Казан институты 25 декабрьдә җәмәгатьчелеккә Тогай чүплегенең икенче өлешен торгызу проектын тәкъдим итәчәк. Биредә 10 елдан артык КАМАЗның сәнәгать калдыклары күмелә. 2017 елда чүплекнең каты көнкүреш калдыклары өлеше тәртипкә китерелгән иде. Эшнең яңа этабы 2018 елның декабрендә тәмамланырга тиеш.

Проект белән «Промстройпроект» шөгыльләнә. Полигонның рекультивациясе нәтиҗәле булсын өчен, су белән һаваның анализы, инженер тикшеренүләре үткәрелә. Проектлаштыру шәһәр бюджеты хисабына, ә төзелеш эшләре федераль һәм республика акчасына башкарыла.Тогай чүплеген яңарту- торгызу эшенә 168 миллион сум акча бүленгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев