Шəhри Чаллы

Толерантлы булырга өйрәник

1995 елда ЮНЕСКО тарафыннан 16 ноябрь Халыкара толерантлык көне дип кабул ителгән. "Әйдәгез, мәктәпләрдә, өйдә, эштә бер-беребезгә карата толерантлы булырга өйрәник. Ә иң мөһиме - аны акылың һәм йөрәгең аша үткәрә белик!" - дигән үз өндәвендә ЮНЕСКОның генераль директоры Федерико Майор. Россиядә Халыкара толерантлык көненә багышлап, 16-23 ноябрьдә "Толерантлык дәресләре"...

1995 елда ЮНЕСКО тарафыннан 16 ноябрь Халыкара толерантлык көне дип кабул ителгән.

"Әйдәгез, мәктәпләрдә, өйдә, эштә бер-беребезгә карата толерантлы булырга өйрәник. Ә иң мөһиме - аны акылың һәм йөрәгең аша үткәрә белик!" - дигән үз өндәвендә ЮНЕСКОның генераль директоры Федерико Майор.

Россиядә Халыкара толерантлык көненә багышлап, 16-23 ноябрьдә "Толерантлык дәресләре" акциясе игълан ителде. Аның кысаларында мәктәбебездә күптөрле чаралар үткәрелде. Бездә исә, толерант шәхес тәрбияләүгә мисаллар акция көннәрендә генә түгел, уку елы дәвамында белем бирү эшчәнлегендә дә, төрле класстан тыш чараларда, уеннарда, бәйрәмнәрдә, класс сәгатьләрендә дә һәрдаим алып барыла.
1 сентябрьдә әкият геройлары, әти-әниләр, укытучылар, укучылар белән күңелле Белем бәйрәме гөрләп үтә. Балалар Дәүләт Думасына сайлау алды дебатлары, спикер сайлаулары заманча формада оештырыла. Өлкәннәр декадасында һәм Укытучылар көнендә тамашалы концертларда зур ихтирам хисе һәм җылылык хөкем сөрә.

Гимназиянең туган көнендә горурлык хисе белән 2нче сыйныф укучыларын гимназистлар сафына кабул итү, форма-шоу, "Ел егете", "Гүзәл туташ", "Һөнәр дөньясында" конкурслары шау-гөр килеп үтә. Тимурчылык хәрәкәтен җитәкләүчеләр кеше кайгысына битараф булмаска, изгелек кылырга өйрәнә. Алар ятимнәргә, гарипләргә булышу максаты белән мәрхәмәтлелек акцияләре уздыралар, адреслы ярдәм кулы сузалар. Вожатыйлар беркетелгән сыйныфлары белән тыгыз элемтәдә булып, тәнәфесләрдә төрле халык уеннары уйныйлар, класстан тыш файдалы чаралар үткәрәләр.

Һәр ел көз көне 3нче сыйныф укучылары белән "Сөмбелә" бәйрәме, дүртенчеләрдә - "Нәүрүз", 5нче сыйныфларда "Сабан туе" бәйрәмнәре гөрләп үтә. Анда төрле милләттән булган олысы да, кечесе дә рәхәтләнеп күңел ача, җырлый, бии.

Тагын без - рус телле укучылар белән 7 ел дәвамында "Мин татарча сөйләшәм" акциясенең активистлары, 8 елдан артык "Диалог" программасының актив катнашучылары, призлы урыннар ияләре. Әйтергә кирәк, бу конкурсларда балалар теләп катнашалар, бер-берсе өчен җан аталар, тел барьерларыннан һәм акцентлардан курыкмыйлар, чөнки без укучыларны һәрвакыт "Кешедән көлмә, сөйләгәндә тыңлый бел!" дип өйрәтәбез.

Бу өлкәдә ата-аналар белән дә эш алып барыла. 8 Март бәйрәмендә, Ватанны саклаучылар көнендә ата-аналарны конференцияләрдә докладлар аша төрле халыкларның яшәеше, гореф-гадәтләре белән таныштырабыз. "Нәрсә яхшы, нәрсә начар!", "Тәрбияле бала" темаларына әңгәмәләр уздырабыз. Р.Фәхреддин, К.Насыйри, Я.Коменский, А.Макаренко, В.Сухомлинский, К.Ушинский, В.Казыйхановларның тәрбия, үгет-нәсихәтләр турында хезмәтләре - класс сәгатенең өстәл китаплары.

Бергәләп шушы чараларны үткәрү, һичшиксез, толерант бала тәрбияләүдә мөһим роль уйный, дип ышанасы килә.

Ә бу атнада 6нчы сыйныфларда "Толерантлы булу… Нәрсә ул?" дигән чара үткәрдем. Анда "Нәрсә соң ул толерантлык?" соравына төрле җаваплар, фикерләр тыңланылды. Балалар "Толерант - латин сүзе, түземлек, сабырлык, кешенең милләтенә, фикеренә, гореф-гадәтенә уңай карау физик һәм дини үзенчәлекләрен хөрмәт итү, игътибарлы буллу дигәнне аңлата" дип истә калдырдылар һәм тормыштан бихисап күп мисаллар китерелде. "Изге эш җирдә ятмый", "Сабыр төбе - сары алтын", "Таш атканга аш ат" кебек мәкальләрне дә толерантлы булу белән бәйләделәр.

Башлангыч сыйныфларда "Мир" сүзе ул - "Тынычлык", инглизчә - "Peace", французча - "Paix", гарәпчә - "Shalom", ивридта "Shalom" дип плакатларга яздылар, рәсемнәр ясадылар.

9-11нче сыйныфларда җәмгыять һәм хокук белеме дәресләрендә гражданлык җаваплылыгы һәм башка милләт халыклары белән дустанә мөнәсәбәт булдыруның мөһим булуы турында фикер алыштылар. "Экстремизмга - юк!" исемле презентация карадылар.

Толерант шәхес тәрбияләү мәктәбебезгә якын тема, чөнки күптеллелек буенча һәр ел төбәкара семинарлар һәм конференцияләр оештырыла. Анда ачык дәресләр, мастер-класслар, секцияләрдә фәнни-эзләнү эшләрен өйрәнеп, төрле төбәк балалары белән тәҗрибәләр уртаклашу традициягә әйләнде.

Фәйрүзә ГАЛЛӘМОВА,

76нчы гимназиянең татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: