Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Төмәннән җиңү белән!

Татарстаннан бер төркем көрәшчеләребез Төмәндә Россия Кубогы ярышларында республика данын яклады. Алар биредә 1нче урынны яулады.

Төмәнгә Чаллы тренеры Илнур Хәйбуллин җитәкчелегендә алты көрәшче барды. Алар: Ришат Исхаков (60 кг), Райнур Фәйзрахманов (70 кг), Рафаэль Кәлимуллин (80 кг), Рөстәм Сәлахов (90 кг), Егор Такарлыков (100 кг) һәм югары үлчәүдә Радик Сәлахов.

«Егетләр бик матур чыгыш ясады. Беренче әйләнештә Чиләбе өлкәсе көрәшчеләре белән бил алыштык. Аларны яхшы гына җиңеп чыктык», – дип уртаклашты Илнур Хәйбуллин. – Икенче әйләнештә Ханты-Мансийск округы көрәшчеләре белән туры килдек. Өченче әйләнештә Башкортстан командасы белән көрәштек. 60, 70, 80 кг авырлыкта көрәшүче егетләребез җиңү яулады. 90 кг-да ярышучы Рөстәмебез җәрәхәт алды, ияген кымшатты. Кайткач табибка күренәбез. 100 кг-да Егор Такарлыков 4:0 белән җиңеп бара иде. Бераз тизлекне киметеп, раунд каршы як файдасына 6:7 исәбе белән тәмамланды. Радик бөтенесен чистага салып барды. Финалда Төмән командасы белән көч сынаштык. Алар да әйбәт көрәште. Анысында да бөтен егетләребез диярлек җиңде, 70 кг да Райнур гына чистага отылды. Рөстәм җәрәхәт алса да җиңеп чыкты. 

Әйтергә кирәк, оештыру югары дәрәҗәдә булды. Командаларның күплеге дә, көрәшчеләрнең ныклы әзерлек белән килүләре дә сөендерде. Шундый зур ярышта Татарстан данын яклаганым өчен бик шатмын»,

– дип хис-кичерешләре белән уртаклашты Илнур Хәйбуллин «Шәһри Казан» газетасы журналистына. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев