Төнге Чаллы урамында - фаҗига
Яңалыклар тасмасы

Төнге Чаллы урамында - фаҗига

Транспорт чаралары бәрелешү нәтиҗәсендә, «Лада» руле артында утырган 27 яшьлек егет табиблар килгәнче һәлак була.

Бүген төнлә Чаллыда җитди юл-транспорт һәлакәте булды. Әлмәт трактында «ГАЗель» белән «Лада» юл бүлешә алмады. Беренчел мәгълүматлар буенча авариядә «ГАЗель» йөртүчесе гаепле. Ул Казан проспекты буенча килеп, киселеш урыныннан читтәрәк сулга борылганда каршы яктан хәрәкәт итүче җиңел машинага юл бирми. Транспорт чаралары бәрелешү нәтиҗәсендә, «Лада» руле артында утырган 27 яшьлек егет табиблар килгәнче һәлак була. «ГАЗель» йөртүчесен  төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре белән БСМПга алып китәләр. 

 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


ЮХИДИ фаҗига

Нет комментариев