Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Торак төзелеше 2,3 тапкыр арткан

Федераль җыелышка Юлламасында Президент Владимир Путин ел саен 5 миллион гаиләне торак белән тәэмин итү бурычын куйган иде.

Аны тормышка ашыру максатында “Торак һәм шәһәр мохите” программасы эшләнде. Аңа ярашлы, 2024 елга халыкның тормыш дәрәҗәсе сизелерлек яхшырырга тиеш.
Башкортстанда шушы елның дүрт аенда торакны сафка кертү, узган елның шул чоры белән чагыштырганда, 2,3 тапкыр арткан. Арту, беренче чиратта, күпфатирлы йортлар тапшырылу исәбенә тәэмин ителгән.
Республиканың Төзелеш һәм архитектура буенча дәүләт комитеты мәгълүматларына ярашлы, беренче квартал йомгаклары буенча торакны сафка кертү гомумән алганда - 25,4 процентка, күпфатирлы йортларны аерып алганда 2,1 тапкыр арткан.
Дәүләт комитетында моның төп сәбәпләре арасында 1 июльдән проект финанславына күчүне атыйлар. Экспертлар фикеренчә, бу торакның кыйммәтләнүенә китерәчәк, шул рәвешле төзүчеләр аны тиз арада сатып алырга чакыра.

 

 

https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/nacproekty/torak-t-zeleshe-2-3-tapkyr-artkan/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев