Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Торак төзелеше тизләнер

Татарстанның төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин Чаллыга эш визиты белән килде. Ул шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Наил Мәһдиев белән берничә объектта булды. Аннары төзелеш һәм торак фондын капиталь төзекләндерү программалары үтәлешенә багышланган киңәшмәләр үткәрде. Министр башта шушы көннәрдә генә капиталь төзекләндерү тәмамланган 41/11 йорты белән танышты. Кунакларга...

Татарстанның төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин Чаллыга эш визиты белән килде. Ул шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Наил Мәһдиев белән берничә объектта булды. Аннары төзелеш һәм торак фондын капиталь төзекләндерү программалары үтәлешенә багышланган киңәшмәләр үткәрде.

Министр башта шушы көннәрдә генә капиталь төзекләндерү тәмамланган 41/11 йорты белән танышты. Кунакларга кайнар һәм салкын суның яңартылган системалары урнаштырылган подвалны, икенче подъезддагы яңа лифтны күрсәттеләр. Татарстан Республикасының торак инспекциясе башлыгы Сергей Крайнов панель арасындагы ярыкларны күреп, тәнкыйтьләде. Моңа башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Рафаил Кыямов аңлатма бирде: "Әлеге йорт фасадын ремонтлауны капиталь төзекләндерү программасына кертеп булмый. Шуңа күрә панель арасындагы ярыкларны биредә яшәүчеләрнең гаризасы нигезендә идарә итү компанияләре ямый".

Яңа лифт та кунакларда уңай тәэсир калдырмады. Ирек Фәйзуллин белән Наил Мәһдиев кабинага кереп баскач, йөкнең артык булуын күрсәтте.

"Мәхәллә"дә министрга идарә итү компанияләре вәкилләре сораулар яудырдылар. Алар су җыюны ябык системага күчермәкчеләр. Тик моның өчен акча каян алырга?

"Электротехниклар" идарә итү компаниясе җитәкчесе Илгизәр Иманов исә: "ОДН исәпләү буенча ТР Министрлар Кабинетының 1347нче карарын гамәлдән чыгардылар, аның урынына берни дә юк. Нишләргә?" - дигән сорау бирде. Министр барлык идарә итү компанияләре җитәкчеләрен бу мәсьәләгә багышланган киңәшмәгә чакырды.

Аннары башкала кунагы шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе белән проблемалы 58/02 йорты янында булды. Биредә алар алданган "өлешчеләр" белән очраштылар. "Химстрой" компаниясе бу объектны төзеп бетерергә теләми. Шуңа да йортка акча керткән 293 гаилә тәмам хафага төшкән. "Кызганыч, сез кешеләрдән акча алгансыз, торак төзергә ышандыргансыз. Алар инде вәгъдә ителгән фатирны 8 ел көтәләр. Бу караклык түгелмени", - дип шелтәләде министр төзелеш өчен җаваплы компания җитәкчесен. Наил Мәһдиев исә, аны үз чиратында хакимияткә киңәшмәгә чакырды.

Ирек Фәйзуллин 65нче микрорайонда да булды. Биредә дә төзелеш эшләре вакытында бетмәс кебек, чөнки "Фон" вәкилләре әйтүенчә, бу районда канализация коллекторы юк. Дөресрәге, ул төзелгән, әмма рәсми төстә файдалануга тапшырылмаган. Моңа әзерлек эшләре бара инде. Ноябрь бәйрәмнәреннән соң яңа үткәргеч кулланыла башларга тиеш. Бу 65/04, 65/05 һәм 65/03 йортларын төзү мөмкинлеген арттырачак.

Министрлык вәкилләре "Фон" төзүчеләренә шатлыклы хәбәр җиткерделәр. Компания "Россия гаиләсенә торак" федераль программасына керү алдында. Бу исә яңа челтәрләр төзелешенә дәүләттән финанслар алырга мөмкинлек бирәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев