Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Тормышта да көрәшче булыгыз!

Яшь батырлар үзебездә, Эзләмәгез әллә кайдан. Тик кирәкми аларга дан - Кирәк мәйдан, киңрәк мәйдан! Бу шигырь юлларын Мулланур Вахитов исемендәге 2нче гимназия укучыларының гимны дип атасак, бер дә ялгыш булмас, минемчә. Быел үзенең 110 еллыгын билгеләп үтүче белем бирү йорты инде дистә еллар Чаллыда үзенең көрәшчеләре белән дан тота....

Яшь батырлар үзебездә,

Эзләмәгез әллә кайдан.

Тик кирәкми аларга дан -

Кирәк мәйдан, киңрәк мәйдан!

Бу шигырь юлларын Мулланур Вахитов исемендәге 2нче гимназия укучыларының гимны дип атасак, бер дә ялгыш булмас, минемчә. Быел үзенең 110 еллыгын билгеләп үтүче белем бирү йорты инде дистә еллар Чаллыда үзенең көрәшчеләре белән дан тота. Әйе, республикада гына түгел, ә ил күләмендә төрле дәрәҗәле турнирларда хөрмәт казанды гимназия көрәшчеләре. Хәзер инде аларның күпчелеге тормышта үз урынын тапкан шәхесләр. Шушы көннәрдә аларны бергә җыеп (билгеле, барысы да килеп җитә алмады), бик тә истәлекле кичә оештырдылар.

Бәйрәм рухы гимназиянең ишек төбеннән үк сизелә иде. Курайчылар, биючеләр көрәшче абыйларын үзләренең дәртле чыгышлары белән каршы алдылар. "Алдагы тормышыгызда да уңышлар казанып, балдай татлы гомер итегез", - дип чәкчәк белән дә сыйларга онытмадылар. Хәер, башкача мөмкин дә түгел, белем йорты данын яклап, күпме тир түккән бит алар кайнар көрәш мәйданнарында.

Моннан 23 ел элек яшь белгеч Илгиз Шәмсевәлиев гимназия ишеген какмаган булса, мондый уңышларга ирешкән булыр иде микән әлеге көрәшчеләр, мөгаен, юктыр. Чараның актлар залында дәвам иткән өлеше дә нәкъ менә әлеге тәҗрибәле тренер белән таныштырудан башланып китте. Белем йортына килеп 2-3 ел эшләүгә, Илгиз Вәгыйзь улы туплаган яшь көрәшчеләр командасы Татарстан беренчелеге ярышларында көчләрен сыный башлый. Сынап кына калмый, ә милли көрәш буенча бер-бер артлы мактаулы урыннарны да алып кайта. 1996 елда гимназия командасы, 25 төркемне артта калдырып, республика күләмендә беренче урынны яулый. Шул рәвешле, җиңү арты җиңү китә. Чаллы көрәш федерациясе дә дәрәҗәле ярышларга көрәшчеләрне нәкъ менә 2нче гимназия яшьләреннән туплый башлый. "Әле күптән түгел генә Актаныш районында оештырылган турнирдан кайттык, Чаллы командасын яклап бил алышкан 10 көрәшченең сигезе безнең укучылар иде. Шөкер, балаларыбыз спорт белән кызыксына, көрәш белән шөгыльләнергә ашкынып тора. Инде башлангыч сыйныфларда ук, зур мәйданга чыгып, бил алышырга тели алар", - дип куана Илгиз Вәгыйзь улы. Башкача мөмкин дә түгел. Кемнең генә өч тапкыр республиканың "Иң яхшы тренеры" дип танылган дәрәҗәле белгеч кул астында шөгыльләнәсе килми икән соң?!

Сәхнә түрендә урын алган кунакларның берсе - бүген инде дүртенче дистәсен ваклап килүче танылган көрәшче Салават Хәйруллинга да заманында нәкъ менә Илгиз Шәмсевәлиев спортка юл күрсәткән. Аның иң беренче укучысы да әле ул. "Көрәш мәйданнарын дер селкетеп, республикабызның кайсы гына районында булмадык?! Спортның әлеге төре мине чыдамлыкка, җитезлеккә, кыю булырга өйрәтте. Бүгенге көндә мин техник фәннәр кандидаты, дәүләт автоинспекциясендә эшлим. Көрәштә туплаган тәҗрибәнең хезмәтемдә дә, тормышта да кирәге чыгып куя. Улымны да беренче сыйныфтан ук көрәш түгәрәгенә бирдем", - ди Салават.

Сәхнә түрендә киң колачлы бөркетне хәтерләткән баһадир гәүдәле икенче бер көрәшчебез спортның әлеге төрен сайлавына беренче укытучысы Сания Закировага рәхмәтле. "Артык шук, тиктормас булгангадыр инде (көлә), ул миңа көрәш түгәрәгенә барып карарга тәкъдим итте. Шаярып кына башлаган шөгылем менә шулай зур җиңүләргә китерде", - ди Рәнис Гыйләҗетдинов. Җиңүнең дә ниндие бит әле. Шәһәрдәшебез Данил Галиев турнирында үз авырлыгыннан күпкә артык категориядә, төгәлрәк әйтсәк, 130 килограммга кадәргеләр арасында мактаулы икенче урынга лаек була. Ә инде үз яшьтәшләре арасындагы уңышлары хакында язып та бетерерлек түгел. Татарстан студентлары арасында оештырылган турнирда җиңүе генә дә ни тора. Әнә шулай республикабыз студентларын өркетеп тора бүгенге көндә Рәнис. Спорттагы әлеге уңышлары өчен егеткә үзе белем алучы югары уку йортында ай саен 10 мең сум күләмендә стипендия түлиләр икән. Менә шулай зур тормышка әле ныклап аяк та басмаган шәһәрдәшебез инде хәзердән үк матди хәлен үзе яхшыртып тора. Күп яшь-җилкенчәкләргә спорт белән шөгыльләнергә менә дигән стимул һәм үрнәк бит бу.

Дустың үзеңнән яхшырак булсын, диләр бит. Рәниснең кайчандыр гимназиядә параллель сыйныфта белем алган иптәше дә бик күпләргә өлге булып тора. 15 яшьтә беренче тәкәсен иңсәсенә салган Ринат Мингалиев бүгенге көнгә инде билбау көрәше буенча спорт мастеры нормативын үтәп өлгергән. "Тәкәләр саны да инде бер көтүлек җыелды бугай (көлә). Иңсәләр генә чыдасын", - дип шаярта Ринат.

Иңсәләре ничек тә чыдар әле, ә менә муеныңа медаль эләргә урын калмаса нишләргә? Бу сорауга җавапны кичәнең чираттагы кунагы, көрәш буенча гимназиядә иң күп җиңүләргә ирешкән егет, 70 медаль иясе Рафаэль Камалов беләдер. Сабан туйларының абсолют батыры, милли көрәш буенча Татарстан Республикасы чемпионы, өстәвенә, үтә дә тыйнак булып чыкты. Чараны алып баручының: "Киләчәктә үзеңне кайсы өлкәдә күрәсең килә, нинди юлдан китәргә телисең?" - дигән соравына: "Әле армиягә барып, Ватан алдындагы бурычымны үтәп кайтасым бар, аннары инде күз күрер", - дип гади, ләкин шул ук вакытта чын ир-егетләрчә җавап кайтарды. Әйе, көрәшчеләр шундый инде алар. Сүзләре кыска булса да, гамәлләре дәвамлы һәм хөрмәткә лаек.

2нче гимназиядә чирек гасыр тәрбия эшләре буенча директор урынбасары булып эшләүче, егетләрне ярышларга әйдәкләп, җиңүләргә рухландырып торучы ТР атказанган укытучысы Энҗе Харисова да нәкъ менә шул фикердә. "Сезгә булган рәхмәт хисләрен җиткерү өчен бу очрашуны түземсезлек белән көтеп алдык. Һәркайсыгыз хәтеребезгә якты бер эз салып үткәнсез. Уку белән спортны бергә алып бару җиңел булмагандыр, ләкин сез сынатмадыгыз. Мәктәп данын яклаган балалар тормышта да кыю атлап баралар. Сез салган сукмаклар горурланырлык һәм хәзер алардан башкалар атлый. Рәхмәт шундый яхшы үрнәк күрсәткәнегез өчен. Көрәшче дигән исемне мәйданда гына түгел, тормышта да саклап калыгыз", - дип изге теләкләрен ирештерде ул.

Егетләр дә үзләренә спорт дигән мавыктыргыч дөнья киңлекләрен айкарга канат биргән 2нче гимназия мөгаллимнәренә рәхмәт белдерделәр. Бөркетләрен куәтләп, тренерлары да кушылды: "Нинди генә икътисадый шартлар булмасын, гимназия җитәкчелеге спортчыларны ярышларга җибәрергә дә, үзебездә турнирлар оештырырга да мөмкинлекләр таба. Мисал өчен, 9 "А"дан Алмаз Хәлиуллин һәм 7 "Г" классыннан Дамир Камалов бу уку елында гына да милли көрәш буенча Россия бәйгеләрендә призлы урыннар яулап кайттылар.Спортчыларны һәрвакыт кайгыртып торганы өчен директорыбыз Фирдүсә Әюповага чиксез рәхмәтлебез", - диде Илгиз Вәгыйзь улы.

Әлеге сүзләрнең хаклыгына һәм чын күңелдән әйтелгәнлегенә үзебез дә инандык. Актлар залындагы кичәдән соң, гимназиянең спорт залында чираттагы көрәш турнирына старт бирелде. Яшь бөркетләр канат ныгытырга түземсезлек белән шунда ыргылды. Көрәшченең келәмдә булуы яхшы. Уңышлар сезгә, батырлар!

Илшат Солтанов (Автор фотолары)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев