Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Тормышны яратып яши ул

Безнең якларда әниләргә инәкәй диләр. Минем инәкәйгә быел 85 яшь тулды. Күз тимәсен дип әйтергә дә куркам. Бүген дә тормыштан ямь табып, шөкер итеп яшәп ята.

8 балалы гаиләдә икенче булып дөньяга килгән ул. Сугыш чоры балаларына тигән бөтен авырлыкларны татыган. 16 яшендә өлкәннәр белән рәттән урман кисүдә дә катнашкан. Берничә ел рәттән Горький өлкәсенә торф чыгарырга да барырга туры килгән. Ишле гаиләдә сугыштан соңгы елларда ир-атларның да көче җитмәстәй авыр эшләргә алынучы авыл кызы ул. Бәлки шуңа күрәдер инәкәй бер эштән дә курыкмаган. 
Әткәй белән корган дөньялары һәрвакыт җитешле иде. Терлеген дә тоттылар, умарталарын да, бакчасын да. Шуңа күрә өс-башыбыз җитеш, табыныбыз һәрчак мул булды. Әле без, балалары, үз тормышлары белән яши башлагач та ите-мае, яшелчәсе авылдан килә иде. Бигрәк рәшхәттә яшәгәнбез. 
Хәзер дөньяны бергәләп көтәбез. Тик барыбер инәкәй читтә калмый. Ул гына да түгел, ул беренче барып тотына. Тавыкларга көн саен кычыткан кисеп, җим ясый. Суган-сарымсакка безнең кул тигәне юк. Быел гаиләбезгә, сыйфатлы ит булсын дип, бозау үстерде. Бер «КамАЗ» машинасы кабак турау инәкәй өстендә булды. «Миңа хәорәкәт кирәк», - ди ул. Мин бер карасаң, аның шундый кәефле булуына бик сөенәм. Әйтәләр бит, тормыштан ялыккан кешенең генә бернәрсә эшлисе дә килми дип.  

 

Резидә Юсупова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: әниләр көненә

2
X