Шəhри Чаллы
  • Рус Тат
  • Торналар киткәннән соң өч атнадан беренче суыклар килә (Халык синоптигы ФАРАЗЛАРЫ)

    Табигатьтән ерагая барабыз. Кошларның кайтканын да, киткәнен дә күзәтергә вакыт җитми. «Кыйгак-кыйгак», «торыйк-торыйк», дигән тавышларны кайчан ишеткәнегезне хәтерлисезме? Чын-чынлап табигать авазын ишетмәгәнгә дә күпме вакыт узды икән! Бармакларыгызны минем кебек сез дә бөгә башладыгызмы?

    Кыр казлары, кыр үрдәкләре, торналарны озатып калучыларның күбесе авылда шәхси йортта яшәүчеләр дип уйлыйм. Без дә кечкенәдән шуларны ишетеп үстек. Шау-гөр килеп эшләгән җирдән бермәлгә тын калып, аларның тавышын тыңлый идек. Соңгы вакытта белгечләр дә кайбер кошларның китмәвен әйтте. Мәсәлән, шул ук кыр үрдәкләренең күбесе бездә калып кышлый башлаган. Кара каргаларны еш кына кышын да очратабыз.

    Халык синоптигы, газетабыз­ның дусты Балтач районы, Янгул авылында яшәүче Әмир абый Шәрәфиев тә быел торналарны күренеп китмәделәр, ди.
    – Кыр казлары, кара каргалар, гомумән күп кошлар күренеп китми, алар төнлә очалар. Торналар алай түгел иде әле. Күренгәлиләр иде, алар бит биектән оча. Кыр казлары шикелле генә түгел. Быел күренмәделәр. Алар җыелып йөрделәр йөрүен. Шулай да бер танышым октябрь башларында ерактан торналарның саубуллашып китүен ишеткән. Торналарга тукталырга урын кирәк, бездә андый сулыклар да юк шул. Шуңа күрә күреп булмый. Аларны Әтнә районының Ашыт елгасы буенда тукталганнарын күрсәттеләр. Ул вакытта кошларга ашарга да бар иде.
     
    Ә кыр казларының кайтканнарын гына күзәтәсең. Кара каргалар исә бик ерак китми. Кайда ашау бар, шунда  кала. Самара тирәсендә генә кышлаучылар да күп. Суыктан курык­мыйлар, ашарга беткәч, юлга кузгалалар. Алар төркем белән яши. Кар эреп-эреп торган җирләрдә кышлыйлар, яз җитүгә, тизрәк кайталар. Былтыр алар – 10 октябрьдә,  быел 13 октябрьдә киттеләр, башка күренмәделәр, – дип сөйли ул.
    Кеше табигатьтә әллә никадәр кызыклы күзәтүләр ясаган. Торналарга, гомумән күчмә кошларга бәйле әллә никадәр халык сынамышлары яшәп килә. Мәсәлән, торналар өстән очса, матур, җылы көз озак торыр. Торналар киткәннән соң өч атнадан беренче суыклар килә. Җылы якка китмәгән сыерчыклар күрәсез икән, октябрь дә җылы килер.

    Октябрьдәге халык сынамышлары һава торышының нинди булачагын, кышын, язын һәм җәен ни көтәргә кирәклеген әйтеп торачак. Җылы октябрь – салкын кышка. Көчле һәм дәвамлы салкыннар – кышкы салкыннарга. Октябрь аенда салкыннар нинди көннәрдә башланса, киләсе елның апрелендә шундый ук көннәрдән җылыта башлаячак. Кайсы көннәрдә кар явачак, шул саннардан апрель аенда яз башланачак. Яфраклар тиз коелса, кыш суык булачак, ә яфраклар яшел булып калса һәм агачларда озак сакланса, кыш кыска була. Октябрьдә каенга карагыз – яфраклар әле коелмаган булса, кар соң ятачак.

    Борынгылар ноябрьдәге һава торышын күзәтеп тә, киләсе ел уңы­шына өмет баглаган. Чөнки ноябрь нинди – яз шундый килә. 1 ноябрь көнне суык икән, бер атнадан буран дулар. Суык көн – киләсе ел мул уңышына ишарә. Көн җылы булса, кыш җылы килер. 3 ноябрь җылы булса, бер атна җылы һава торышы саклана. 4 ноябрьдә  яңгыр яуса, кыш иртә килер. Вак яңгыр сибәләп торса, һава торышы бозылыр. Иртә томан белән башланса, тагын да җылытыр. 5 ноябрьдә кар яки яңгыр төшсә, димәк, өч атнадан кар ята.

    Адәм баласы шундый инде, җәйдән соң көз җитүен, көзгә керсәк, кышның башлануын көтеп ала. Белгечләр исә быел ноябрь аеның гадәттән тыш җылы килүен фаразлый. Карап карыйк. Табигатьне күзәтергә онытмыйк. Халык синоптигы Әмир абый исә алай дими.

    – Ноябрь җылы килергә охшамаган. Башкаларына караганда да суык булыр төсле. Ай буе суык тормас. Әмма нык салкыннар булыр кебек. Шуңа охшап тора. Җиле дә булды инде. Ни өчен дигәндә, яфрак­лар сап-сары булып озак тормады. Быел саргая баралар, коела баралар. Кышның башлануын шуннан белә идек. Чия яфрагын коеп бетергәч тә, кыш башлана. Чия кара көзгә җиткәч кенә, иң соңыннан яфрагын коя. Нык чияләрдә әзрәк кенә яфраклар күренә. Чияләрдә яфраклар бетте диярлек, – ди Әмир абый Шәрәфиев.

     

     

     

     

    http://shahrikazan.ru/news/tema-dnya/tornalar-kitknnn-so-ch-atnadan-berenche-suyklar-kil-khalyk-sinoptigy-farazlary

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: