Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Тоталь диктант язабызмы?

Халыкара тоталь диктант язуда Чаллы быел икенче елын катнаша. Барлык шәһәрләр өчен әлеге акция бер үк вакытта - 16 апрельдә 15 сәгатьтә башлана. Чаллыда Тоталь диктант язу КФУның инжиринг үзәгендә, 304нче аудиториядә үткәрелә. Үзенең грамоталылыгын һәр теләгән кеше бушлай тикшереп карый ала. Хәтта үзең белән дәфтәр һәм ручка алып килү...

Халыкара тоталь диктант язуда Чаллы быел икенче елын катнаша. Барлык шәһәрләр өчен әлеге акция бер үк вакытта - 16 апрельдә 15 сәгатьтә башлана. Чаллыда Тоталь диктант язу КФУның инжиринг үзәгендә, 304нче аудиториядә үткәрелә. Үзенең грамоталылыгын һәр теләгән кеше бушлай тикшереп карый ала. Хәтта үзең белән дәфтәр һәм ручка алып килү дә мәҗбүри түгел - оештыручылар катнашучыларны кирәкле әйберләр белән тәэмин итә. Тоталь диктант "Люди дела" иҗтимагый төркеме инициативасы белән, Чаллы шәһәре башкарма комитетының мәгариф һәм яшьләре белән эшләү идарәсе һәм 2ГИС белешмәсе ярдәме белән оештырыла. Быелгы Тоталь диктант тексты авторы - Россия балалар язучысы Андрей Усачев. Ирекле диктант язу идеясе Новосибирский дәүләт университетында, гуманитар факультетның "Глум-клуб" студентлар клубында 2000нче еллар башында туган. 12 ел дәвамында Тоталь диктант масштаблы халыкара вакыйгага әверелде - 2015 елда акция 58 илдә, Россиянең һәм дөньяның 549 шәһәрендәүтте, анда 108 000 кеше катнашты.Акцияне оештыручы - "Тотальный диктант" гражданнарның тел культурасын яклау фонды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X