Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Төп чаллылылар бәйрәм итте

Автошәһәрдә "Төп чаллылылар" ("День коренного челнинца") бәйрәме гөрләп узды. Бу хакта шәһәр Башкарма комитеты мәдәният идарәсе хәбәр итә. Бәйрәм, кабул ителгәнчә, шәһәрнең тарихи өлеше саналган Үзәк урамда башланды. Биредә һөнәрчеләр, тарихи төбәк музее, китапханәләр үз мәйданнарын булдырган. Җырлы бәйрәм Тукай яр буена күчте. Бәйрәмгә килүчеләрне Чаллы шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе...

Автошәһәрдә "Төп чаллылылар" ("День коренного челнинца") бәйрәме гөрләп узды. Бу хакта шәһәр Башкарма комитеты мәдәният идарәсе хәбәр итә. Бәйрәм, кабул ителгәнчә, шәһәрнең тарихи өлеше саналган Үзәк урамда башланды. Биредә һөнәрчеләр, тарихи төбәк музее, китапханәләр үз мәйданнарын булдырган. Җырлы бәйрәм Тукай яр буена күчте. Бәйрәмгә килүчеләрне Чаллы шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Абдуллин, "Чаллы якташлар җәмгыяте" президенты Альберт Петров, Комсомол районы хакимияте башлыгы Александр Кислов һәм Татарстанның Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры урынбасары Юрий Аляшев сәламләде. Бәйрәмгә чит илләрдән, БДБ һәм Россия төбәкләреннән якташлар җыелды. Юбилярлар, озын гомерле якташлар бүләкләнде, бәйрәм җыр белән үрелеп барды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев