Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

ТР икътисад министры урынбасары «Яр Чаллы» ТОСЭР резиденты проектын гамәлгә ашыруның барышы белән танышты

Татарстан Республикасы икътисад министры урынбасары Равил Сираҗиев Яр Чаллы шәһәренә эш сәфәре белән килде.

Визитның максаты – ТОСЭР резиденты «Набережночелнинская КБФ»ның гофрлау өчен кәгазь җитештерү буенча фабрика төзелеше барышы белән танышу.
Бүгенге көндә компания тарафыннан җиһазлар сатып алу, фундамент һәм инженерлык эшләре өчен 60 млн сум инвестицияләнгән һәм үзләштерелгән. Участокта фундамент әзер, колонналар урнаштыру, булачак фабриканың металл конструкциясен – каркасын җыю башланды. Объект төзүне 2026 елга тәмамлау планлаштырыла. Җиһазлар сатып алынган һәм таможня рәсмиләштерүе уза. Төзелеш чорында производствоны арендага алынган бинада урнаштыру планлаштырыла.
Шуны билгеләп үтәргә кирәк, проект икенчел чималны эшкәртүгә юнәлтелгән һәм табигый ресурсларны нәтиҗәле эшкәртүгә ярдәм итә.

http://nabchelny.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: очрашу