Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

ТР мөфтие төзәтмәләр буенча тавыш бирү турында: Диниләргә читтә калмау бик мөһим

Илнең Төп законын үзгәртү гаилә кыйммәтләрен ныгытуга, милли һәм тел мәсьәләләрен хәл итүгә ярдәм итәчәк.

Мөселманнарга Конституциягә төзәтмәләр кертү буенча теләктәшлек күрсәтү һәм үз позицияләрен белдерү бик мөһим, дип билгеләп үтте ТР мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин үзенең видеомөрәҗәгатендә.

"Бу безнең милли мәсьәләләргә, тел мәсьәләсенә, гаилә кыйммәтләренә кагылачак бик җитди карар. Шуңа күрә без барыбыз да моның өчен җаваплылык тотачакбыз. Ышанычлы кешеләргә аларның тавышы ишетелсен өчен читтә калмау бик мөһим ", - дип ассызыклады Сәмигуллин.

Коръәндә, дин тотучыларга Аллаһы Тәгалә, Пәйгамбәр һәм үз җитәкчеләренә буйсынырга кирәк диелә, дип искә төшерде мөфти. Шуңа күрә мөселманнарга теләктәшлек күрсәтергә һәм тавыш бирүгә килергә кирәк.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев