Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

ТР Президенты “Теләкләр чыршысы”ннан ике открытка алды

Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә Россия Дәүләт Советы утырышына әзерлек буенча киңәшмә уздыру кысаларында «Теләкләр чыршысы» проектында катнашты.

Ул ике открытканы сайлап алды: 8 яшьлек Радмир Шәкүров Ривьерага барып анда көне буе булырга хыяллана, ә 12 яшьлек Данияр Галиев чын ярыш трассасында шуарга хыяллана", - диде Галимова. Президент сүзләренә караганда, якын арада балаларның барлык теләкләр дә үтәләчәк.

 

"Теләкләр чыршысы" акциясе «Минем белән хыяллан» Бөтенроссия хәйрия проекты тарафыннан оештырылды, быел ул өченче тапкыр үткәрелә. Акцияне Россия Президенты Владимир Путин да хуплады, ул чын панданы кочарга хыялланган 10 яшьлек Александр Колесников һәм Кызыл мәйданда тимераякта шуарга һәм Россия Президенты кайда эшләвен күрергә теләгән 9 яшьлек Дмитрий Ощепков теләкләрен тормышка ашырырга ярдәм итте.

Фото: ТР Президенты матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев