ТР Рәисе алдында чыгыш ясаган Чаллы укытучысы уй-кичерешләре белән уртаклашты
«Ахырдан бик күп кеше килеп чыгышыма бәя»,- бирде ди Алия Корбанова.
"Башта Наил Мәһдиев, "КАМАЗ" заводы җитәкчесе, аннары мин чыктым, ничек дулкынланганымны үзегез аңлагыз инде", ди Алия Корбанова. Ул 52нче татар мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты дәресләрен укыта. Моннан тыш, 11нче сыйныфларның класс җитәкчесе дә. Хезмәт стажы - 6 ел.
"Мин - укытучы. Бала чактан ук укытучы булырга хыялландым. Актаныш районының Яңа Кормаш урта мәктәбен тәмамлаганнан соң, Чаллы педагогия университетына укырга кердем. Бүгенге көндә 52нче татар мәктәбендә балаларга үз туган телебезне укытам. Һөнәремне яратам, аның белән горурланам, чөнки минем һөнәремнән бик күп кешеләрнең язмышлары тора. Укытучы һөнәре - җир йөзендә иң мөһим һөнәрләрнең берсе, минемчә", - дип башлады Алия Корбанова чыгышын.
Яшь укытучы ТР Рәисе Рөстәм Миңнехановка мәгариф өлкәсендә эшләүчеләр исеменнән рәхмәт сүзләрен җиткерде.
"Хөрмәтле Рөстәм Нургали улы, Сезнең ярдәм белән шәһәребездә 9 яңа мәктәп, 26 балалар бакчасы, 2 театр, спорт комплекслары төзелде. Моның өчен без сезгә зур рәхмәтебезне белдерәбез. Узган ел гына ике яңа мәктәп, балалар бакчасы төзелде. Шулай ук 8 белем бирү учреждениесе һәм 7 ашханәгә капиталь ремонт ясалды", - диде Алия Корбанова.
Чаллыда төзеләсе, ремонтланасы мәктәп һәм балалар бакчалары турында да әйтеп узды.
"Яшьлек һәм Мәләкәс арты микрорайоннарында тагын ике мәктәп төзергә кирәк. Бүгенге көндә 16 мәктәп һәм 59 балалар бакчасы капиталь ремонт көтеп кала. Җаваплы һәм авыр хезмәт башкаручы укытучылар, тәрбиячеләр уңайлы шартларда эшләгәндә тагын да зуррак нәтиҗәләргә ирешерләр иде", - ди яшь укытучы.
"Ничек кенә дулкынлансам да, шәһәр җитәкчелеге йөкләгән бурычны үтәп чыктым, - ди Алия Корбанова. - Ахырдан бик күп кеше килеп чыгышыма яхшы бәя бирде, мин бик шат".
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев