Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Трамп белән Обама очрашты

Ак Йортта АКШның хәзерге һәм киләчәк президентлары Барак Обама белән Дональд Трамп очрашты. Шулай ук хәзерге һәм киләчәк вице-президентлар Джо Байден белән Майк Пенс та аерым очрашулар уздырды. Бу очрашулар демократларны хакимиятне республиканнарга тапшыру рәсми процедурасының бер өлеше. Карашлар бик нык аерылса да, АКШта хакимият алмашы шулай уза. Президент сайлауда...

Ак Йортта АКШның хәзерге һәм киләчәк президентлары Барак Обама белән Дональд Трамп очрашты.

Шулай ук хәзерге һәм киләчәк вице-президентлар Джо Байден белән Майк Пенс та аерым очрашулар уздырды.

Бу очрашулар демократларны хакимиятне республиканнарга тапшыру рәсми процедурасының бер өлеше. Карашлар бик нык аерылса да, АКШта хакимият алмашы шулай уза.

Президент сайлауда Трампның җиңүе ачыклангач берничә сәгать узуга Обама яңа президентка "хакимиятнең шома гына күчүе"н вәгъдә иткән иде.

Трампның Нью-Джерси штаты губернаторы Крис Кристи җитәкчелегендәге күчеш такымы интернетта яңа сәхифә һәм Twitter микроблогы ачты.

Яңа президентның инаугурациясе 2017 елның 20 гыйнварында уза.

Трампның хакимияткә килүе илдә бик күп нәрсәне үзгәртергә мөмкин.

Бигрәк тә мөселман американнар террорга каршы көрәш сылтавы белән АКШка мөселманнарны кертүне вакытлыча тыярга тәкъдим иткән Трамп хакимияте үз тормышларына ничек тәэсир итәр икән дип борчыла.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев