Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Трамвай сатам кем ала?

Чаллыда Минск шәһәреннән "Белкоммунмаш" заводы вәкилләре килеп китте. Алар автогигантта электротранспортның инде искереп беткәнен белеп килгәннәр. КАМАЗ төзелә башаган елларда ук эшли башлаган трамвай депосы чыннан да иске вагоннарда халык ташый. Предприятиедәге 120 трамвайның 80е эшләү срогы чыкса да ремонтлаганнан соң шалтыр-шолтыр йөри бирә. Белоруслар "Электротранспорт" ҖЧҖ енә сафтан чыккан...

Чаллыда Минск шәһәреннән "Белкоммунмаш" заводы вәкилләре килеп китте. Алар автогигантта электротранспортның инде искереп беткәнен белеп килгәннәр. КАМАЗ төзелә башаган елларда ук эшли башлаган трамвай депосы чыннан да иске вагоннарда халык ташый. Предприятиедәге 120 трамвайның 80е эшләү срогы чыкса да ремонтлаганнан соң шалтыр-шолтыр йөри бирә. Белоруслар "Электротранспорт" ҖЧҖ енә сафтан чыккан вагоннарны Чаллыда ук ремонтлап бирергә теләүләрен әйттеләр. Алар уйлавынча детальләр Миниский трамвай җитештерү заводыннан китереләчәк, хәттә кузовы, урындыклары һәм башка салон эчендәге әйберләр дә аларныкы булачак. Моның өчен Чаллыда төзекләндерү цехы ачарга кирәк. Автогигантта исә бу тәкъдимнәр турында уйларга кирәк диләр. Болардан тыш белоруслар үзләрендә эшәнгән трамвайларны да сатып алырга тәкъдим ясадылар, алар хәзер Чаллы предприятиесе килешү төзегән Усть-Катав заводы җитештергән вагоннардан арзанрак икән. Усть-Катав трамвайларының берсе 20 миллион тора. Иске вагоннарны ремонтлау да кыйммәткә төшә, Минск трамвайларының да арзанрак булуы бик ышаныч тудырмый. Шуңа күрә "Электротранспорт" ҖЧҖ җитәкчеләре әлегә җавап бирергә ашыкмый. Татар халык мәкалендәге кебек җиде кат уйлап, бер кат кисмәкчеләр.

Болардан тыш белоруслар Чаллыга тролейбуслар сатырга теләкләре барлыгыкларын да белдерделәр.Ак калада гомумән тролейбус юк һәм булмаячак, шуңа бу сорау кире кагылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев