Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Транспорт чараларын тикшерүне видеога төшерәчәкләр

Агымдагы елның ахырында транспорт өлкәсендәге күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең (Ространснадзор) диагностик карта бирә торган техник тикшерү үзәкләрен тикшерү вәкаләтләре барлыкка киләчәк. Әлеге картадан башка ОСАГО полисын сатып алып булмый.

Бу хакта "Российская газета"га Ространснадзорда хәбәр иткәннәр. Транспорт чараларын мәҗбүри техник тикшерү турындагы канунга төзәтмәләрне Икътисади үсеш министрлыгы эшләгән. Бу хакта идарәнең 2017 ел беренче яртыеллыгындагы хокук куллану гамәленә нәтиҗә ясаганда фикер алышканнар.
Башта идарә гражданнар һәм оешмалардан килгән сыйфатсыз хезмәт күрсәтүгә караган шикаятьләр буенча диагностик үзәкләрне тикшерәчәк. Иң беренче чиратта, сүз техник тикшерү үткәрмичә генә диагностик карта бирү турында бара. Сер түгел, хәзер аны өйгә китереп бирү шарты белән дә машинаны тикшермичә сатып алырга мөмкин.
Мондый хокук бозучыларга карата җәза катгыйланачак. Шулай ук транспорт чарасы булган техник тикшерү урынында фото һәм видеога теркәүне кертергә уйлыйлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев