Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Транспортны куркыныч йөрткән өчен - 3 мең сум штраф

Транспортны куркыныч йөрткән өчен РФ административ хокук бозулар турындагы яңа кодекста штраф 3 мең сум тәшкил итәчәк.

«Юлларда кагыйдәләрне сакламау һәм куркыныч маневрлар ясау 2016 елдан бирле гамәлдә булган хокукый билгеләмәне генә түгел, ә тәгаен чикләү чараларын да алырга мөмкин. Алар административ хокук бозулар турында яңа кодекс проектында тәкъдим ителде», – дип хәбәр итте РФ Федерация Советының конституцион законнар комитеты рәисенең беренче урынбасары Ирина Рукавишникова. 
Аның әйтүенчә, берьюлы ике хәрәкәт полосасын кисеп чыгу, дистанцияне сакламау, зур тизлектә узарга чыгу һәм башкалар турында сүз бара. Шул ук вакытта алар «бер тапкыр гына түгел, ә системалы характер»да, «нәкъ менә автомобиль белән идарә итү стиле» булырга тиеш.
Федераль Җыенның Конституцион законнар комитеты рәисенең беренче урынбасары хәзер юлда агрессив тәртип озак вакыт җәзасыз калырга мөмкин булуына игътибар итте. «Куркыныч йөрү» төшенчәсе РФ Хөкүмәтенең 2016 елда карары белән билгеләнсә дә, административ законнар аның өчен җаваплылыкны күздә тотмаган иде.

Фото: rotko10.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: юл хәрәкәте иминлеге