Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Тәрбияле кеше тәрәзә ватып йөрми

Балаларның җәйге ялы башланды. Бүгенге көндә 7 шәһәр яны лагерының 5се балаларны кабул итәргә әзер. Шәһәр мэры Наил Мәһдиев укучыларның җәйге ялын һәм аларны эш белән тәэмин итүне тиешенчә оештырырга кушты.

«Тиешле тәрбия алган кеше татар дәүләт драма театрының пыяла витринасын ватмый. Җәйге лагерьләрдә балалар буш вакытларын файдалы итеп уздыралар, аларның театр пыялаларына атып йөрергә вакытлары калмый. Балаларны тәрбияләү белән даими шөгыльләнергә кирәк. Бу эшнең мөһимлеген аңлаган гаиләләр балаларын лагерьләргә җибәрәләрәр, эшкә урнаштыралар. Кызганыч, кайбер ата-аналар: «Балаларны эшләтергә ярамый», –  диләр, ә шул ук вакытта малайлар һәм кызларның  объектларны ватып-җимереп йөрергә сәламәтлекләре дә, вакытлары да җитәрлек. Чын гражданин булып үссен өчен, кеше тормышның бар этапларын да үтәргә тиеш. Шул чагында гына ата-анасы белән сугышучы, алар белән суд аша милек бүлүче кешеләр булмас», – дип кисәтте мэр. 
Балаларны җәйге ялга җибәрүче ата-аналарга юллама бәясенең 50%ы кире кайтарыла. Бу – гаиләләргә дәүләт ярдәме. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев