Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Тренер Алинә Заһитованың чемпионатта бишенче урын алуына аңлатма бирде

Олимпия чемпионы Алинә Заһитованың тренеры Даниил Глейхенгауз фикеренчә, Алинәнең нервлары какшаган һәм бу сынауны уза алмыйча өзлеккән. Көньяк Кореяның Пхенчхан шәһәрендә узган Олимпиадада хатын-кызлар арасында фигуралы шууда чемпион булган Алинә Заһитова Миланда Дөнья чемпионатында бишенче урынны алды. Моңа аның өч мәртәбә егылуы сәбәп булды. Бу хәлгә аңлатма биреп, Заһитованың тренеры...

Олимпия чемпионы Алинә Заһитованың тренеры Даниил Глейхенгауз фикеренчә, Алинәнең нервлары какшаган һәм бу сынауны уза алмыйча өзлеккән. Көньяк Кореяның Пхенчхан шәһәрендә узган Олимпиадада хатын-кызлар арасында фигуралы шууда чемпион булган Алинә Заһитова Миланда Дөнья чемпионатында бишенче урынны алды. Моңа аның өч мәртәбә егылуы сәбәп булды. Бу хәлгә аңлатма биреп, Заһитованың тренеры Даниил Глейхенгауз "Аңа 15 яшь икәнен онытмыйк, дөнья беренчелегендә ул беренче тапкыр катнаша", диде. Тренер фикеренчә, Алинәнең нервлары какшаган һәм бу сынауны уза алмыйча өзлеккән. Глейхенгауз Алинә шууны яратканнар алдында гафу үтенә. "Нигә шулай килеп чыкканын ахырга кадәр аңлый алмыйбыз. Анализларбыз һәм алга таба эшләрбез", ди Глейхенгауз. Аның әлеге сүзләрен Фигуралы шуу федерациясе сайты яза. Миланда узган Дөнья чемпионатында алтын медальне Канададан Кейтлин Осмонд алды. Япониядән Вакабе Хигути һәм Сатоко Мияхаре көмеш һәм бронз медальләргә лаек булды Пхенчханда узган Олимпия уеннарында Алинә хатын-кызлар арасында ялгыз шууда алтын медаль яулаган иде. Алинәнең медале Олимпиадада Русиянең беренче алтыны булды. 2017 елда Алинә юниорлар арасында дөнья чемпионы, 2016 елда юниорлар арасында фигуралы шууда Гран-при финалы җиңүчесе булган иде. Европа беренчелегендә ул алтын медальгә ия булды һәм зурларның гран-при бәйгесенең финалында хатын-кызлар арасында җиңгән иде. Алинә Заһитова 2002 елда Ижауда туган. Татар хоккейчысы, чыгышы белән Актаныш районыннан булган Илназ Заһитовның кызы. https://www.azatliq.org/a/29120952.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев