Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Төркия татарлары Анкарада җирләнгән татар-башкорт зыялыларын искә алганнар

Искә алу чарасы Анкарада яшәче татар галиме, язучы Роза Курбан тарафыннан оештырыла.

Төркиядә яшәүче татарлар Анкараның Каршыяка зиратында булып, биредә җирләнгән татар-башкорт зыялыларын искә алганнар. Бу хакта Истанбулда укучы татар аспиранты, инженер-төзүче Айгөл Зара Кәбирова хәбәр итә.

“Анкараның "Каршыяка" зиратында галимнәр Абдулкадир Инан, Әхмәт Тимер, Ибрәһим Вәли Одар һәм аның тормыш иптәше Хәтиҗә Одар, Сафа Дәвләтшах җирләнгән. Күренекле шәхесләребезне искә алган чара икенче тапкыр уза. Ул быел да Анкарада яшәче татар галиме, язучы Роза Курбан тарафыннан оештырылды”, - ди Айгөл Зара Кәбирова.

Чарага әлеге шәхесләрнең якыннары - Абдулкадир Инанның улы Мустафа Яшар Инан, оныклары Бүлгүнау Инан һәм Билбай Инан һәм башка туганнары; Әхмәт Тимернең кызы Бахшаиш Тимер һәм оныгы Бахшаиш Зәйнәп Фиратоглу; Сафа Дәвләтшахның улы музыкант Зия Дәвләтшах; Зәки Вәлиди Тоганның улы Субидей Тоган килгәннәр.

“Бу чара өчен Истанбулдан Абдулкадир Инанның тарихчылыгы турында фәнни хезмәт язучы Мәрвә Генҗо һәм аның туганы Серкан Имам килделәр. Серкан Имам мәрхүмнәр рухына дога укыды.Искә алу чарасына килүчеләргә "Аяз Таһир Төркистан Идел-Урал" фонды җитәкчесе Түлай Дуран һәм Искешәһәр Төрек учаклары җитәкчесе Нәдим Үналның сәламнәре җиткерелде”, - ди Айгөл Зара Кәбирова.

  • Абдулкадир Инан (1889-1976) - башкорт фольклорчысы, профессор (тормыш иптәше татар). Әхмәт Тимер (1912-2003) - Төркиядә беренче тюрколог-монголист, профессор, Төрки мәдәниятен тикшерү институтын оештыручыларының берсе һәм аның җитәкчесе.
  • Ибраһим Вәли Одар (1899-1975) - хирург, профессор. Анкара университетының медицина факультетында 23 ел укыткан. Аның тормыш иптәше Хәтиҗә Одар (1910-1986) - теш табибы. Сафа Дәвләтшах (1926-2013) - Анкара Казан мәдәнияте һәм ярдәмләшү оешмасы әгъзасы.

 

 

 

 

 

 

https://tatar-inform.tatar/news/2019/11/05/196432/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев