Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Төркиядә Россиянең банк карталарын кабул итүче банкоматлар саны арттырыла

Банк карталарыннан тыш, вице-премьер әйтүенчә, туристлар агымын киметмәү өчен, ике илгә авиарейслар санын арттыру мөмкинлеге дә каралган.

Төркия отельләрендә “Мир” карталарын киңрәк куллану мөмкинлеге тудырыла, карталарны кабул итүче банкоматлар һәм терминаллар саны арттырыла. Бу хакта илебезнең вице-премьеры Александр Новак белдерде.

“Төркиядәге партнёрларыбыз белән бу илдәге кунакханәләрдә “Мир” карталары белән эшләү, Россия сумнарында яки төрек лираларында түләү мөмкинлеген карадык. Банкларда карталарны кабул итү, кунакханәләрдә кирәкле терминаллар булдыру өчен шартлар турында килештек”, – дигән ул.

Новак искә төшереп үткәнчә, Төркия территориясендә “Мир” карталарын кабул итү турында карар инде моннан берничә ел элек кабул ителгән һәм ул уңышлы гына тормышка  ашырылып килә. Шулай ук сәүдәне милли валюталарда – лира һәм сумнарда үстерү эше дә дәвам итә.

“Бүгенге көндә исәп-хисапларның 50 проценты чамасы “Мир” картасы ярдәмендә башкарыла, шуңа күрә безгә әлеге өлкәне киңәйтергә кирәк. Бу безне төрле авырлыклардан саклап калачак”, – дигән Новак.

Моннан тыш, вице-премьер әйтүенчә, туристлар агымын киметмәү өчен, ике илгә авиарейслар санын арттыру мөмкинлеге дә каралган, ди vatantat.ru сайты.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Ял турист