Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Төркиядә туйда шартлау булган

20 август кичендә Төркиянең көньягындагы Газиантеп шәһәрендә туй вакытында халык урамга чыккач шартлау яңгырый, кимендә 51 кеше һәлак була, 94 кеше яралана.

Төркия президенты Рәҗәп Эрдоган шартлатучы 12-14 яшьлек үсмер булган дип белдерә. Бу хакта Төркиянең Anadolu агентлыгы хәбәр итә. Хастаханәләргә китерелгән 60 кешенең 17сенең хәле авыр дип белдерелә. Алдан Эрдоган "Ислам дәүләте" террор оешмасы бу шартлауларны оештырган булырга мөмкин дип белдергән иде. Төркия вице-премьеры Мехмет Шимшек "вәхшиләрчә" шартлатуны интихарчы оештырган, диде. Шартлаудан соң ук Газиантеп хакимиятләре әлеге хәлне террор гамәле дип бәяләде. Әлегә шартлауны үз өстенә алучы булмады. Газиантеп Сүрия чигеннән 64 чакрым ераклыкка урнашкан. Узган ел Төркиянең күпчелеге көрдләр яшәгән көньяк-көнчыгышында берничә шартлау булды. Аларны йә көрд сугышчылары, йә "Ислам дәүләте" террор төркемнәре оештырды дип белдерелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X