Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Төркиягә һава юллары 1 июльдән ачылырга мөмкин

Сочи һәм Кырым курортларында ял итүчеләр саны күп булу коронавирус инфекциясен йоктыручылар санының артуына китерергә мөмкин.

Россиянең коронавирус инфекциясенә каршы көрәш буенча оперштабы 1 июльдән Төркиягә һава юлларын ачарга мөмкин. Бу Сочи һәм Кырым курортларының тулы булуына бәйле. Мондый хәл коронавирус инфекциясен йоктыручылар санының артуына китерергә мөмкин.
«Илдә авыручылар санының кискен артуын исәпкә алганда, Төркия һава юлларын ачу карала. Анда авыручылар буенча күрсәткечләр стабильләште», — дип хәбәр ителә Forbes басмасында.
Якын арада атнасына җиде рейс ачылырга мөмкин. Кайсы авиакомпанияләрнең җәлеп ителәчәге әлегә билгеле түгел.  

 

Фото: ejin.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: авиарейс

2
X