Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Тәрәзә төбендә наркотик үстергән

Полиция хезмәткәрләре марихуана җитештерүдә шикләнелгән 32 яшьлек Чаллы кешесен тоткарлыйлар. Эчке эшләр идарәсенең наркоконтроль бүлеге хезмәткәрләре аңарда 2 граммнан артык наркотик тапканнар һәм шуннан соң фатирында тикшерү үткәргәннәр.

Фатирның тәрәзә төбендә ультрошәмәхә утлы махсус мини теплицада шикләнүче киндер үстергән. Моннан тыш, суыткычтан тагын 3 грамм марихуана табылган. Нәтиҗәдә РФ җинаять кодексының 30нчы һәм 228 маддәләр буенча җинаять эше кузгатылган. Тикшерү барышында шикле кеше сак астына алынган, дип хәбәр итә ТР Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев