Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Тәрәз төбендә яңа мода – микроүсентеләр

Кайбер шәһәрдәшләр тәрәз төбендә микроүсентеләр үрчетү белән шөгыльләнә башлады. Бу – бодай, борчак, редис һәм башка орлыклардан шытылып чыккан, 2-3 сантиметрлы яшеллек.

“Берничә көн эчендә кулланганда, алар организмны файдалы матдәләр белән баета”, - ди, шәһәрдәшебез Фәридә Байбикова. Ул инде, үсентеләрне сатып, керем дә ала башлаган. Яшь эшмәкәр белән очрашып, бу хакта әңгәмә дә корып алдык.

- Фәридә, ни рәвешле бу эшкә тотынырга булдың?

- Мин моны, керем китерсә дә, бизнес дип атамас идем. Бу минем яраткан шөгылем. Яшеллек, үсентеләр миңа җан тынычлыгы бирә. 6 ай Геленджикта яшәп, көньяк җимешләре белән тукланырга күнеккәннән соң, кибеттәгеләренә якын бара алмадым. Чөнки аларның күпчелеге химикатлар ярдәмендә үстерелгән. Бу хакта инде мин шактый гына мәгълүмат тупладым. Пандемия вакытында бер шөгыль булсын дип, микроүсентеләр белән кызыксына башладым, хәтта онлайн-мәктәптә дә укыдым. Баштарак үзебез өчен үстердек, аннары дуслар, танышлар ала башлады. Хәзер инде башкаларга да сатам.

- Белгәнемчә, заказларыгыз күп. Үсентеләргә тәрәз төбендә генә урын җитмидер? 

- Сораучылар җитәрлек, кайчакта үзебезгә дә калмый. Шуңа да тормыш иптәшем 6 метрлы балконда киштәләр корып куйды. Балконны җылыттык, махсус яктылык, кондиционер, җилләткеч, дымлылыкны контрольдә тоту җайланмалары урнаштырдык. Кыскасы, бар шартларын да китердек. 

- Клиентларыгызның күпчелеген кемнәр тәшкил итә?

- 80 проценын үз сәламәтлекләрен кайгыртучы хатын-кызлар тәшкил итә. Алар даими рәвештә заказ бирә. Гадәттә кыш һәм яз айларында мөрәҗәгать итәләр, җәен бит яшеллек – бакча  тулы. Бу чорда мин бераз ял итәм. 

- Фәридә, микроүсентеләрнең чыннан да файдасы зурмы? Әллә бу нутрициологлар уйдырмасы гынамы?

- Микроүсентеләр куллана башлагач, артык килограммнар китте, организмда җиңеллек тоям, иртән тиз уянам, баллы һәм майлы ризыкларны ашыйсы килми башлады. Ашкайнату системасы белән проблемалар бетте, тырнаклар, чәчләр матурланды. Барысы да үземдә сыналган.
- Ә бу үсентеләр “олы туганнарыннан” нәрсә белән аерыла соң? Ни өчен шул ук редисны өлгергәч ашасаң, файдасы азрак?

- Яшь үсентеләрдә витаминнар һәм минераллар 30-40 тапкыр күбрәк була.  Аның тәме дә икенче. Һәм аларны ашар алдынннан гына өзеп алырга кирәк, шул рәвешле файдалы матдәләр турыдан-туры организмга керә. Үстергәндә бернинди химикатлар, ашламалар кулланылмый, монысы да мөһим. 

- Микроүсентене теләгән һәркем үстерә аламы? Нинди киңәшләр бирер идең?

- Моның бернинди авырлыгы да юк. Балалар бакчасына йөри торган улым да урамдагы песиләр өчен витаминлы үләннәр үстерә. Бары тик орлыкны дөрес сайларга гына кирәк, алар сертификатлы булырга тиеш. Химикатларсыз үстерелгәнгә алар гадиләреннән кыйммәтрәк. Микроүсентене марляда да үстереп була, аңа күп игътибар кирәкми, берничә көннән яшел тәмләткечләр әзер дә була. Киңәшләргә килгәндә, кызыксынучылар күп, мин аларга көндәш, дип карамыйм, бик теләп булышам. Сәламәтлекләренә игътибар итүчеләр артуына куанам. Миннән күбрәк редис, руккола, борчак, брокколи сорыйлар. Берсенең файдасы зуррак булса, икенчесе – ризыкны бизәр өчен яхшы.

- Микроүсентеләрне ничек кулланалар? 

- Салатка кушсаң да, әзер ризыкка салсаң да була. Бутербродлар өчен дә менә дигән. Яшеллек ризыкка тәм генә түгел, матурлык та өсти. 

Гүзәл Шиһапова
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бакчачы

2
X