Шəhри Чаллы

Тәрәзәдән өрәк кереп йөри

Кембриджирда (Англия) яшәүче Эндрю Уорд өрәкләрнең барлыгына тамчы да шикләнми. Алай гына түгел, көн саен кимендә бер өрәкнең төнлә тәрәзә аша аның өенә кереп йөргәненә ышана. Ә Эндрюның өе гади түгел. Ул яшәгән коттеджга 400 ел! Бу торакны ир 1980 елда сатып ала һәм аның сәерлегенә күптән төшенсә дә сатарга...

Кембриджирда (Англия) яшәүче Эндрю Уорд өрәкләрнең барлыгына тамчы да шикләнми. Алай гына түгел, көн саен кимендә бер өрәкнең төнлә тәрәзә аша аның өенә кереп йөргәненә ышана. Ә Эндрюның өе гади түгел. Ул яшәгән коттеджга 400 ел! Бу торакны ир 1980 елда сатып ала һәм аның сәерлегенә күптән төшенсә дә сатарга җыенмый. Юкса, дуслар-танышлары аңа күптән инде бу өйдән китәргә киңәш бирә. Ләкин Эндрю өрәкләрнең барлыгын һәммәсенә исбат итәргә җыена. Күптән түгел ул өенә видеокамера урнаштырган. Андагы язмадан күренүенчә, төнлә ябылган тәрәзә үзеннән-үзе ачылып китә. Һәм көн саен шулай...

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: