Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Төсенә карап, өстенлек бирегез!

Дөнья төсләргә бай. Хәтта без ашаган ризыклар да төрле төстә. Ә бит һәр төснең үз сере бар. - Ак төстәге ашамлыклар, мәсәлән, дөге, кәбестә, ак балык киеренкелекне бетерә, шомлануны юк итә, тынычландыра. Хәтта күз күрүен яхшыртырга да ярдәм итә. - Кызыл (иң актив төс) - чөгендер, гранат, чия, карбыз -...

Дөнья төсләргә бай. Хәтта без ашаган ризыклар да төрле төстә. Ә бит һәр төснең үз сере бар. - Ак төстәге ашамлыклар, мәсәлән, дөге, кәбестә, ак балык киеренкелекне бетерә, шомлануны юк итә, тынычландыра. Хәтта күз күрүен яхшыртырга да ярдәм итә. - Кызыл (иң актив төс) - чөгендер, гранат, чия, карбыз - көч өсти, энергия һәм оптимизм бирә. Буыннарны хәрәкәтчән итә, мускулларны тыгызлата. - Кызгылт-сары (ут төсе, иң кайнар төс) - әфлисун, өрек, кишер - кәефне күтәрә, матдәләр алмашынуын, кан йөрешен яхшырта, тирегә һәм азык эшкәртүгә яхшы йогынты ясый. - Сары (иң җиңел төс ) - кавын, ананас - сәламәтлек төсе, депрессияләрдә һәм неврозларда ярдәм итә. - Яшел (кызылның капма-каршысы, димәк, тынычландыручы төс) - алма, аш тәмләткечләр, борчак - тискәре эмоцияләрне юк итә, йоклап китәргә ярдәм итә, йөрәк эшчәнлеген яхшырта. - Зәңгәр (кызгылт-сарыга капма-каршы, иң салкын төс) - суүсемнәр, кара җиләк, бөрлегән - йөрәк тибешен тынычландыра, кан басымын төшерә, эчәк эшчәнлеге бозылганда ярдәм итә. - Шәмәхә (сарыга капма-каршы, иң авыр төс) - виноград , слива - күз күрүен яхшырта, шомланулардан тынычландыра. Тормышыгыз төсләргә бай, ашаган ризыкларыгыз файдага булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев