Шəhри Чаллы
  • Рус Тат
  • Цифрлы телевидение: «аналог»чылар колагына киңәшләр

    Россиядә 14 октябрьдә цифрлы телевидениегә күчү исемлегендәге 21 төбәктә, шул исәптән Татарстанда, федераль телевизион программаларны аналог форматында тапшыру тулысынча туктатыла.

    Цифрлы телевидениегә ­күченеп өлгермәгән кешеләргә ниш­ләргә кала соң? Бу һич кенә дә чишеп булмаслык мәсьәлә түгел. Әйдәгез, бергәләшеп ачыклык кертәбез.

    Экранда федераль каналлар логотибы янында «А» хәрефе торса, димәк, сезнең телевизор аналог форматында эшли. Цифрлы телевидение 20 федераль канал күрсәтә. Әгәр каналлар азрак икән, монысы да аналог билгесе. 

    Телевизорыгызның цифрда эш­ләгәнлеген ачыклау өчен, «Карусель» каналын эзләгез. Аналог форматында вакытта әлеге канал юк иде әле. «Карусель» килеп чыкса, сөенегез, сез – цифрда.

    Телеканаллар логотибы янында «А» хәрефе булмаса, бу да цифр дәлиле. Шәһәрләрдә телевизион тапшыруларны кабель челтәре аша караучыларга яки спутник антеннадан файдаланучыларга да борчылырга кирәкми – аларга оператор цифрда җиткерә.

    Авыл җирлекләрендә яшәүчеләргә берникадәр кыенгарак туры килә.

    Приставка
    Телевизорлар 2013 елдан элегрәк алынган булса, аларның кайбер модельләрендә DVB-T2 стандарты юк. Яраксыз, дип, телевизорыгызны чүп­леккә ташлый күрмәгез. Цифрлы телевидение карар өчен DVB-T2 стандартындагы приставка гына сатып алу зарур. Аларның бәяләре 1 мең сум чамасы. Антенна телевизорга һәм прис­тавкага коаксиаль кабельләр белән тоташтырыла, алар антенна белән бергә комплектта – тупланмада сатыла. Әлеге кабельләрне сатып алганда, аларның цифрлы телевидение өчен яраклымы икәнлеген белешергә онытмагыз. 

    Антенна сайлыйбыз
    Цифрлы телевизион тапшыруларны тоту өчен бүлмә яки урам антеннасы кирәк. Кабель телевидениесеннән файдаланучыларга антенна кирәкми. Сезнең йорт телебашняга якын урнашкан очракта, гадәти антенна гына урнаштырыгыз. Көчле антенна дулкын каршылыгы тудыра, нәтиҗәдә, телевизор начаррак күрсәтәчәк.

    Телебашнялардан ераграк урнашкан авылларда һәм бакчачылык ширкәтләрендә көчәйтелгән антенна (антенна с усилителем) таләп ителә. Әгәр цифрлы эфир каналларын гына карарга җыенасыз икән, дециметрлы диапазон (ДМВ) антенна да ярый. Цифрлы һәм аналог тапшыруларын сыйфатлы тоту өчен барлык дулкынлы (всеволновая) антенна алыгыз. Онытмагыз: авыл җирлеге өчен «всеволновая» антеннасы яхшы.

    Антенна көйлибез
    Антеннаны җыйганда һәм урнаштырганда, күрсәтмәдә язылганнарны төгәл үтәгез. Антенна, алда әйтелгәнчә, телевизорга һәм приставкага коаксиаль кабельләр белән ялгана. Татарстан белән башка төбәкләр чикләрендә урнашкан авылларда антенна көйләгәндә, карта.ртрс.рф сайтына күз салыгыз. Әлеге картада теге яки бу республикадагы цифр­лы телебашнялар урыны күрсәтелгән, антеннаны үзегезнең республиканың эфир дулкыннарын җибәрә торган телебашняга каратып беркетәсез.

    «Кайнар элемтә»
    Телевизорыгызны цифрлы эфирга күчереп көйләү барышында сораулар туса, бушлай эшләүче
    8-800-220-20-02 телефоны аша ачыклагыз.

     

     

     

    http://shahrikazan.ru/news/tema-dnya/tsifrly-televidenie-analogchylar-kolagyna-kishlr

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: