Туңдырманы үзебез ясыйбыз (рецепт)
Тиз, җайлы эшләнә, балачактагы туңдырма тәме килә. Тәме фантазиягезнең байлыгыннан тора.
Ниһаять эссе һава торышы урнашты. Бу көннәрдә күпләр туңдырма ашап ләззәтләнә. Әлеге тәм-томны тиз генә өй шартларында да ясап була. Игътибарыгызга җиңел генә рецепт тәкъдим итәбез.
Тиз, җайлы эшләнә, балачактагы туңдырма тәме килә. Тәме фантазиягезнең байлыгыннан тора. Чикләвекләр, җиләк-җимеш, шоколад, карамель өстәп, тәмен үзгәртә аласыз. Аларсыз гына да искитмәле тәмле була.
Ингредиентлары:
500 мл 33 процентлы каймак (сливки)
200 г куертылган сөт (сгущенка)
2 г ванилин.
Каймакка ванилин салып, миксер белән куерганчы күпертәбез. Аннары куертылган сөт салып, 30 секунд кабат болгатабыз. Контейнерларга салып туңдыргычка куябыз.
Катнашма яхшы кабарсын өчен бер сере бар. Каймак та, миксерның венчигы, болгата торган савыты да салкын булырга тиеш. Бик аз да болгатмагыз, бик күп тә. Күп болгатсаң, мае аерыла башлый. Куерып китеп, миксер артыннан рәсем ясалып кала башлагач туктагыз. Кашыкка алсагыз, әйләндергәч кашыктан төшмәскә тиеш.
фото: https://loon.site
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев