Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Тугач та... видеога

Анестизиядән соң берничә минут эчендә сабыйны ярып алдылар. Неонатолог нәни пациентны карады һәм төшерергә рөхсәт бирде.

Тугач та камерага
Чаллының  Медицина шәһәрчегендәге перинаталь үзәгендә кызыклы һәм кирәкле проект гамәлгә ашырыла башлады. Нәниләрне якты дөньяга тудыручы үзәкнең матбугат хезмәте  хезмәткәре Диләрә Естрина сабыйларның туу процессын видеога һәм фотога төшерә.Әти-әниләр дә моңа теләп ризалаша. Шушы көннәрдә Диләрә план буенча 10 ноябрьдә туасы сабыйның вакытыннан алда якты дөньяга килүен тарихта калдырган. “Ханым саклануда ята иде. Баласының активлыгын тоеп, ул табибларга әйткән. “Мин ярты сәгать эчендә килеп җиттем.  Анестизиядән соң берничә минут эчендә сабыйны ярып алдылар. Неонатолог нәни пациентны карады һәм төшерергә рөхсәт бирде. Без сабыйның беренче тавышын, өстәлдә акушерканың төрүен, аннары әнисенә күрсәтүен төшердек. Соңрак әнисенең рөхсәте белән баланы инстаграммга да куярмын әле”, - ди Диләрә ханым. Шулай итеп Диләрә ханым бала тудыру процессын гаиләгә истәлеккә төшереп бик саваплы эш башкара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев