Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Туган көнгә бүләк: өченче онык

Хәния Фәрхи үзенең 57 яшьен билгелеләп үткән көнне шәп бүләк алган: аның өченче оныгы туган.Кызы Алиянең өченче баласы-малай туган. Аңа инде алдан ук исем уйлап куйган булганнар, Рамазан аенда туган малайны Рамазан, дип атаганнар. Җырчының моңа кадәр туган оныклары икесе дә кыз иде: Әминә һәм Ясминә исемлеләр. Малай оныгының тууын...

Хәния Фәрхи үзенең 57 яшьен билгелеләп үткән көнне шәп бүләк алган: аның өченче оныгы туган.Кызы Алиянең өченче баласы-малай туган. Аңа инде алдан ук исем уйлап куйган булганнар, Рамазан аенда туган малайны Рамазан, дип атаганнар. Җырчының моңа кадәр туган оныклары икесе дә кыз иде: Әминә һәм Ясминә исемлеләр.

Малай оныгының тууын Хәния Фәрхигә Уфада гастрольдә вакытта хәбәр итәләр. Сөенечтән җырчының башы әйләнеп китә, ул көнне ул коштай очып кына йөри. Йөрәк авыруы кичергән Хәниягә артык шатланырга да ярамый, ул үзен кулга алып, тынычланып Казанга кайта.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев