Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Туган көннәрне билгеләп үтәргә ярыймы?

Хәзер олыларның гына түгел, балаларның да туган көннәрен купшы итеп, кафе-рестораннарда халык җыеп, тамадалар, артистлар яллап үткәрү модага кереп китте. Хәләл кичәләр үткәрә торган махсус хезмәтләр барлыкка килде. Мөселман кешесенә, гомумән, туган көннәрне билгеләп үтәргә ярыймы соң?

Рөстәм Хәйруллин, «Гаилә» мәчете имам-хатыйбы:
– Бу – бик үзенчәлекле сорау. Без Мөхәммәт галәйһиссәләмнең һәр атнаның дүшәмбе көнендә ураза тотканын беләбез. Бервакыт аннан, ни өчен нәкъ менә атна башында ураза тотасың, дип сораганнар. Ул, мин дүшәмбе көнне туганмын, дөньяга килүемә рәхмәтле булганга тотам, дигән. Димәк, пәйгамбәребез туган көнен елга бер мәртәбә генә түгел, атна саен искә алган. Безнең туган көнгә мөнәсәбәт башкача. Без ул көнне үзебезгә игътибар һәм бүләкләр көтәбез. Ләкин бит бу – баладан бигрәк, ата-ана өчен шатлыклы көн. Бу очракта табын янына туганнарыңны җыеп Коръән уку һәм рәхмәт әйтеп ата-анага бүләк бирү, әгәр инде алар исән түгел икән, алар рухына дога кылу дөресрәк. Үзеңне беренче урынга кую – эгоизм галәмәте инде ул.

 

Чыганак:татар тудей

Фото: ачык чыганаклардан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев