Туган тел сәгатьләре кыскарамы?
Уку планының 5 варианты бар
ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә, туган тел сәгатьләрен кыскартуга бәйле мәсьәлә өстендә эшли. Бу хакта министр Илсур Һадиуллин хәбәр итте.
"Шушы көннәрдә 18 июльдә кул куелган тагын бер боерык алдык. 17 июльдә ул РФ Юстиция министрлыгында теркәлү узды һәм инде гамәлдә. Анда «туган тел» һәм «туган әдәбият» төшенчәләре сакланган. Шуңа күрә туган телнең булмавына борчылырга кирәкми. Туган тел дәресләрен кыскартуга килгәндә, бу мәсьәлә буенча без хәзер эш алып барабыз. Нәтиҗәләр булыр дип уйлыйм. Безнең максат - атнасына 2-3 сәгать күләмендә туган тел һәм әдәбият дәресләрен саклап калу»
Һадиуллин уку планының биш варианты бар, дип аңлатты: «Беренче һәм икенче вариантларның туган теле юк. Әмма республикада алар кулланылмый. Бездә уку планының өченче, дүртенче һәм бишенче вариантлары "
Министр сүзләренә караганда, элек туган телне һәм әдәбиятны өйрәнүгә уку планының өченче һәм дүртенче вариантларында атнага ике сәгать, бишенчесендә - өч сәгать булган. Уку планының бишенче варианты милли мәктәпләр өчен каралган, анда ике сәгать туган телгә,ике сәгате - туган әдәбиятка бирелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев