Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Туганда әнисез калган Ранэльны кабат операция көтә

Бу хакта Алёна Мөхәммәтованың бертуган абыйсы хәбәр итте.

"Бүгенге көндә Ранэль авылда әби белән бабасында. Моңа кадәр аны безнең әни карады. Әнигә 3нче төркем инвалидлык бирделәр. Хәзер ул Алёнаның кызлары белән. Бер-бер артлы чирлиләр. Кечкенәсе Диләрә «подозрение на пневмонию» белән хастаханәдә ята", - ди Юрий Филипов. 

Ул суд эшләре буенча материаллар экспертизасының 2024 елның өченче кварталына күчерелүен дә әйтте.

"Хәерлегә булсын. Март аенда Казанда Ранэльга тагын бер операция ясаячаклар. Катетерын алачаклар", - диде ул. 

Ранэльны Юрий Филипов үзе дә фотолардан гына күрүен әйтте. Көнем эштә кар белән көрәшеп үтә, ди. Шулай ук баланың яхшы гына авырлык җыюын билгеләп үтә ул. Чөнки моңа кадәр бала ашый алмый интеккән була.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев