Шəhри Чаллы

Тугандаш халыклар арасындагы  купер ул – “Агыйдел”!

Язмабызның герое Маузир Мирхәт улы кебек, тел, милләт өчен җан атып яшәүчеләр күбрәк булсын иде. Телебезне, мәдәниятебезне, гореф-гадәтләребезне саклау безнең иң зур бурычыбыз бит!

Бүгенге көндә татар теленең язмышы өчен борчылмаган кеше юк. Кемдер мөнбәрләрдән үз сүзен әйтеп, халыкны бердәм булырга һәм туган теле өчен көрәшергә өндәсә, икенче берәүләр, дәшми-тынмый гына зур эшләр башкара. Сүзем шундыйларның берсе – “Агыйдел” оешмасы рәисе Маузир Мирхәт улы Гыйниятуллин хакында. Ул җаны-тәне белән телебез, милләтебез өчен янып йөри торган кеше. Һәм, шунысы куандыра – бу хакта ул үзе түгел, ә аның эшләре сөйли.

 

Маузир Мирхәт улы җитәкли торган оешма Татарстан һәм Башкортстан арасында дуслык һәм хезмәттәшлек булдыру максатыннан Яр Чаллы шәһәрендә 1996 елның 16 маенда оешкан. Шуннан бирле ул ике тугандаш халык арасында ниндидер дәрәҗәдә арадашчы, дуслык күпере ролен үтәп килә. Мәгариф, мәдәният, спорт һ.б. юнәлешләрдә эш алып бара торган “Агыйдел” оешмасы ике республика арасында төзелгән килешү нигезендә эшли һәм Бөтендөнья татар конгрессы, Татарстан Республикасының мәгариф һәм фән министрлыгы, Министрлар кабинетының телләрне үстерү секторы белән хезмәттәшлек итә.

Барлыкка килгән көненнән алып “Агыйдел” Татарстан-Башкортстан дуслыгы һәм хезмәттәшлеге оешмасы председателе вазифаларын Маузир Мирхәт улы башкара. Шул вакыт дәверендә ул үзен җаны-тәне белән телебез, милләтебез өчен янып йөри торган кеше буларак танытты. Моңа аның Яр Чаллы педагогика институтының филология факультетын тәмамлавы да тәэсир итми калмагандыр. Матур итеп сөйләве, кешеләр белән бик тиз уртак тел таба белүе, аралашучан булуы Маузир әфәндегә үз эшен яратып башкарырга ярдәм итә булса кирәк.

Маузир Мирхәтович белән якыннан танышуым әле күптән түгел, ул Берләшкән Гарәп Әмирлекләренә кунакка килгәч булды. Тормыш юлларым Татарстан белән дә, күпмедер дәрәҗәдә Башкортстан белән дә бәйле булганлыктан, “Агыйдел” оешмасының татар-башкорт бердәмлеге өчен башкарылган киңкырлы эшчәнлеге белән танышу күңелдә чиксез горурлык хисләре уятты. Әлеге оешма, чынлап та, татарлар белән башкортлар арасындагы искиткеч затлы һәм матур күпер икән бит!

Безне, бер яктан, алар башкарган эшләрнең колачы, икенче яктан күләме сокландыра. Мисал өчен, беренче юнәлеш – “Агыйдел” оешмасының татар телен укыту буенча эшчәнлеге, ягъни, татар теле һәм әдәбияты укытучыларына күрсәткән ярдәме. Белгечлеге буенча татар теле һәм әдәбияты укытучысы булган Маузир Мирхәт улы укытучыларның барлык моң-зарларын үзенеке кебек итеп кабул итә, шуңа да, дәреслек җитмәүнең, уку-укыту әсбаплары булмауның укыту процессына тәэсир итүен аңлап, укытучыларга ярдәм кулы сузарга һәрвакыт әзер тора. Әйтергә кирәк, моңа ул бик җитди якын килә: төгәл мәгълүмат алу өчен һәрбер укытучының киңәш-тәкъдимнәрен белешеп, алардан анкета тутыртуына гына карагыз. Ничә дәреслек җитмәвен төгәл белү бу очракта максатларны һәм бурычларны билгеләргә, әлеге әсбапларны тизрәк юнәтү җаен табарга ярдәм итә. Һәр уку елында “Агыйдел” оешмасы татар теле буенча оештырылган конференцияләр вакытында укытучыларга кирәкле әдәбият, әсбаплар, электрон дәреслекләр, дисклар таратып та бик файдалы эш башкара. Мәсәлән, Татарстан Республикасының мәгариф һәм фән министрлыгы белән берлектә оештырылган андый конференцияләр 2002 елның 15-16 октябрендә Башкортстанның Илеш районында, 2003 елның 22-23 ноябрендә Шаран районында, 2004 елның 19-20 февралендә Бакалы районында, 2005 елның 26-27 апрелендә Дүртөйле районында, 2007 елның 29-30 ноябрендә Чакмагыш районында, 2008 елның 24-25 апрелендә Туймазы районында, 2008 елның 18-19 декабрендә Миякә районында, 2009 елның 15-16 декабрендә Ярмәкәй районында, 2011 елның 22-23 апрелендә Чишмә районында үткәрелгән. Бу елларда конференцияләрдә генә дә 12000 данә методик ярдәмлек таратылган. Әлеге фәнни чараларда Башкортстанның 45-50 районынының һәрберсеннән якынча 150 укучы һәм укытучы катнашкан.

Беренчесенең дәвамы булган икенче юнәлеш тагын да киңрәк һәм ул ике тугандаш халык мөгаллимнәре арасында тыгыз хезмәттәшлек булдыру, Татарстан республикасының татар теле укытучыларының Башкортстан республикасы татар теле укытучылары белән тәҗрибә уртаклашу, фикерләр алмашу, элемтәләр булдыру өчен шартлар һәм мөмкинлекләр тудырудан гыйбарәт.

Әлеге бурычларны күз уңында тотып, “Агыйдел” оешмасы 2001 елның 27 декабрендә Татарстан республикасы фән һәм мәгариф министрлыгына “Милли мәктәпләрнең үзара хезмәттәшлеге турында” дип исемләнгән проект тәкъдим иткән булган. Нәтиҗәдә, әлеге проект кысаларындагы бик уңышлы һәм нәтиҗәле эшчәнлек тугандаш республикаларның мәгариф хезмәттәшлегенә, укытучылар һәм укучыларның тагын да ныграк дуслашуына, якынаюына китерә. Мисал өчен, бүгенге көнгә кадәр “Агыйдел” оешмасы тарафыннан 30 дан артык шундый очрашу оештырылган. Чаллы белән Уфа, Әлмәт белән Стәрлетамак, Лениногорск белән Бәләбәй, Чаллы белән Нефтекамск, Алабуга белән Бирск, Сарман белән Әлшәй, Саба белән Авыргазы, Бөгелмә белән Бишбүләк, Чишмә белән Балык Бистәсе һ.б. бик күп районнарда уку-укыту, милли мәгариф өлкәсендәге эшлекле очрашулар үткән. Бигрәк тә, Чаллы һәм Уфа шәһәрләренең татар гимназияләре даими рәвештә тыгыз хезмәттәшлек алып бара: Чаллы мәктәпләре Уфа мәктәпләренә методик әсбаплар һәм дәреслекләр белән ярдәм итәләр, һәр ике шәһәрдә дә укучылар КВН уеннарында очрашалар. Чаллыдагы башкорт мәктәбенә “Агыйдел” оешмасы ярдәме белән Башкортстаннан дәреслекләр, әдәби китаплар, балалар өчен милли киемнәр кайтарыла, төрле чаралар үткәрелә һ.б. Болар барысы да милли мәгарифкә уңай йогынты ясый.

Төп уку-укыту эшчәнлегеннән тыш, уку белән ял процессын бергә алып бару һәм, димәк, дуслашу, аралашуны булдырыр өчен, “Агыйдел” оешмасы Башкортстан укучыларын Татарстанның Яр Чаллы шәһәрендәге “Мирас” татар лагерена ялга баруларын оештыралар. Шул ук вакытта, “Шаяннар һәм тапкырлар клубы” (КВН) юнәлеше дә аерым игътибарга лаек. КВНда катнашу өчен “Агыйдел” оешмасы Башкортстан һәм Татарстан мәктәпләреннән татар мәктәпләре лигасы өчен командалар туплаган. Татар-башкорт яшьләренең сәхнәдә бер-берсен “чеметеп”, төрле темаларга шаяруын бик уңай күренеш дияр идем. Миңа калса, КВН яшьләрне берләштерә, дуслаштыра, киләчәктә ике як өчен дә файдалы булырлык элемтәләргә нигез сала торган бик матур чара. Иң мөһиме, КВН уеннары мәктәпләр арасында гына түгел, ике республиканың югары уку йортлары арасында да элемтәләр урнаштырырга ярдәм итә.

Өченче юнәлеш – мәдәният һәм сәнгать өлкәсе. Бу җәһәттән, матбугат хезмәткәрләре белән очрашулар, Башкортстан республикасы журналистларын Татарстан журналистлары белән аралаштыру, “Мәйдан” белән “Көмеш кыңгырау” редакцияләре арасында элемтә урнаштыру булсынмы, “Чаллы ТВ” журналистларының Уфага баруын оештыру, Башкортстанның күренекле шәхесләре турында фильм төшерүгә күмәкләшеп өлеш кертү булсынмы – барысы да игътибарга һәм ихтирамга лаек гамәлләр. Башкортстан студентларының “Агыйдел” оешмасы белән тарихи Болгарга сәяхәт кылулары, мәдәният хезмәткәрләренең төрле конкурсларда һәм фестивальләрдә, концертларда катнашулары, спектакльләр куюга өлеш кертүләре – гореф-гадәтләребезне, милли йолаларыбызны саклауга һәм үстерүгә керткән зур өлеш ул.

“Агыйдел” 1990 елдан бирле Яр Чаллыдагы башкорт оешмалары белән тыгыз хезмәттәшлек итә. Татар-башкорт халкына, аларның үзара элемтәләренә нигезләнгән барлык юбилейлар, милли чаралар, бәйрәмнәр агыйделлеләрдән башка үтми. Башкортстаннан Яр Чаллыга нинди генә делегация, ягъни, артистлар, язучылар, спортчылар һ.б. килсә дә, бу оешма аларны кадерләп кунак итә, шәһәр белән таныштыра, Татарстан республикасы турында мәгълүмат бирә, ике як өчен дә нәтиҗәле булырлык очрашулар оештыра.

“Агыйдел” оешмасы хезмәткәрләре Башкортстанның күп кенә район һәм шәһәрләрендә үтә торган җитди чараларда – конференцияләрдә, симпозиумнарда катнашып, чыгышлар ясап, Татарстан республикасы һәм Яр Чаллы шәһәре исеменнән бүләкләр тапшырып, республикабызның исемен яңгыраталар, аның дәрәҗәсен күтәрәләр.

Башкортстанда һәм Татарстанда “Агыйдел” оешмасына рәхмәт укучы милләттәшләребез шактый. Бигрәк тә, аларга укучылар, укытучылар, оешма җитәкчеләре, җәмәгать эшлеклеләре, язучылар, артистлар зур рәхмәтле. Һичшиксез, монда оешманың алыштыргысыз җитәкчесе, 22 ел дәвамында ике республика арасындагы дуслыкны һәм элемтәләрне ныгыту эшчәнлеге алып баручы Гыйниятуллин Маузир Мирхәт улының да өлеше аз түгел. Шул дәвердә ул үзен татар халкының чын патриоты, оста оештыручы, дипломат, татар һәм башкорт халыклары арасында арадашчы, аларның дуслыгын ныгытуга үзеннән зур өлеш керткән шәхес итеп танытты. Бу урында Маузир Мирхәтовичның үрнәк гаилә башлыгы булуын да искә алу урынлы булыр. Тормыш иптәше Гөлира Нурмөхәммәт кызы (Башкортстанда туып үскән!) белән алар өч бала тәрбияләгәннәр. Уллары Артур – Татарстан һәм Башкортстан республикасында үз тамашачысын тапкан танылган саксофончы (тәхәллүсе – Артур Маузер Сакс), башкорт һәм татар кураенда уйный, бик матур җырлый торган талантлы егет. Бүгенге көндә ул Дубайда яшәп иҗат итә. Игезәк кызларының берсе – Гөлназ КФУда белем ала һәм эшли. Ә Гөлнара исемле кызлары Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институтын тәмамлап, бүгенге көндә күннән милли киемнәр коллекциясе булдырган һәм бу юнәлештә шактый уңышлы гына эшләп килә.

Вазифасы буенча татар-башкортларны берләштерү эшчәнлеге алып бара торган Маузир Мирхәтович әлеге изге миссияне гаиләсендә дә дәвам итә. Ике тугандаш халык дуслыгына тагын бер матур мисал буларак гаилә ансамбле оештыруы да шул хакта сөйли. Әлеге ансамбль шәһәр һәм республика күләмендәге төрле конкурсларда, фестивальләрдә, концертларда катнашып халык мәхәббәтен яуларга өлгергән инде. Кыскасы, “Агыйдел” оешмасы председателе ике тугандаш халык дуслыгын ныгытуга, мәдәниятебезне, телебезне саклауга җаны-тәне белән бирелгән һәм шул юнәлештә җиң сызганып эшли торган кеше. Андый шәхесләрнең эшчәнлегенә карап чын күңелдән сокланам.

Татарстаннан читтә яшәгән татарлар, без барыбыз да, республикабыздагы хәлләр, бигрәк тә, телләр сәясәте белән бәйле яңалыклар белән кызыксынып, бүгенге вазгыять өчен чын күңелдән борчылып яшибез. Үзебез дә, кулдан килгәннең барысын да эшләргә тырышабыз. Балаларыбыз белән татарча сөйләшү, аларга татарча китаплар уку, татарча шигырьләр, җырлар өйрәтү булсынмы, илебезнең төрле почмакларыннан килгән милләттәшләребез белән очрашулар, алар белән милләт, тел язмышы хакындагы әңгәмәләребез булсынмы, барысы да шул бер максатны күз уңында тотып – телебезне саклау өчен эшләнә. Шуңа да, язмабызның герое Маузир Мирхәт улы кебек, тел, милләт өчен җан атып яшәүчеләр күбрәк булсын иде дип телим. Телебезне, мәдәниятебезне, гореф-гадәтләребезне саклау безнең иң зур бурычыбыз! Аны кемдер түгел, ә үзебез сакларга тиешбез!

Исмәгыйль Шәңгәрәев

Автор турында белешмә:

Исмәгыйль Каләметдин улы Шәңгәрәев – җәмәгать эшлеклесе, эшмәкәр. «ДАН» компанияләре төркеменең президенты (Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендәге «Дубай» күчемсез милек агентлыгы, «Казан» рестораннар челтәре, «Шан Турс» туристик компаниясе).

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: