Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Тукай районы Иске Абдул авылында 99 яшьлек ветеран белән хушлаштылар

Иске Абдул авылы халкы хөрмәтле кешесен, 99 яшьлек Бөек Ватан сугышы ветераны Рәфкать Тәхаветдин улы Нуриевны соңгы юлга озатты.

Мөхтәрәм ветеран белән хушлашырга Тукай районы башлыгы вазифаларын башкаручы Рөстәм Закиров, Сәйдәшев исемендәге авыл хуҗалыгы предприятиесе директоры Марат Сафин, Иске Абдул авыл җирлеге башлыгы Резедә Сафина, шулай ук күпләгән авылдашлары, туганнары һәм якыннары җыелган иде. 

Сүз уңаенда, 99 яшьлек Рәфкать Тәхаветдин улы Иске Абдул авылында туып үскән. 1943 елда хәрби хезмәткә чакырылган. Кенигсберг шәһәрен алуда каты сугышларда катнашкан. Туган җиренә 1950 елда гына әйләнеп кайткан. Гомер буе колхозда эшләгән. Үз авылында гаилә корып, тормыш иптәше Мөслимә ханым белән белән дүрт бала тәрбияләп үстергәннәр. Рәфкать аганың 9 оныгы, 16 оныкчыгы булган. Тормыш иптәше вафат. Соңгы көннәренә кадәр мөхтәрәм ветеран кызы Нурсинә һәм кияве Вәзир Гайнетдиновлар тәрбиясендә кадер-хөрмәттә яшәгән. 

– Тыныч йокла, Рәфкать ага. Урыннарың оҗмах түрләрендә булсын, 

– дип язган ВКонтакте битенә Иске Абдул авылының мәдәният йорты директоры Гүзәл Вәлиева.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

2

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев