Тукай районы Сабан туена нинди җырчылар килә?
Оештурчылар «эссе» булачак дип ышандыра.
Тукай районы Сабан туе 7 июнь көнне, гадәттәгечә, Кызыл Байрак авылы аланында узачак. Бәйрәм сәгать 10:00дә башлана. Оештыручылар бу көнне чын-чынлап «эссе» булачак, дип ышандыра. Сабан туеның төп кунаклары – йолдызлы дуэт Зөлфирә һәм Алмаз Мирзаяновлар.
Бәйрәм программасы бай: район алдынгыларын хөрмәтләү, традицион ат чабышлары, көрәш, милли уеннар һәм күңел ачулар булачак. Шулай ук мастер-класслар, тематик күргәзмәләр, сувенирлар һәм бүләкләр ярминкәсе дә оештырылачак. Моннан тыш, «Күңел» радиосы концерт программасы тәкъдим итәчәк. Винарис Илъегет, Лилия Хәмитова, Davlyan, Зәмирә Рәҗәпова, Илзирә, Алмаз Ишморатов кебек җырчылар чыгыш ясаячак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев