Тукай районында 47 яшьлек хатын-кыз батып үлгән
Тәнендә кыйнау, көчләү эзләре юк.
Тукай районындагы «Родник» бакчачылык ширкәтендә фаҗига. Якындагы сулыктан 47 яшьлек хатын-кыз мәете табылды. ГИМС инспекторы Зиннур Мостафин әйтүенчә, аны якыннары бер атна эзләгәннәр. Хатын-кыз яр буеннан 5 метр ераклыкта камышлар арасында табылган. Мәгълүм булганча, «Родник» ширкәтендә аның бакчасы булган. Хатын-кыз тәнендә кыйнау, көчләү эзләре юк. Хәзерге вакытта тикшерү бара. Фаҗига сәбәпләре ачыклана.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев