Тукай районында янгын
Авыл кырында 800 квадрат метр мәйданда үләнгә ут капкан.
Янгын Калмаш авылы янында була. Коры үлән тиз арада яна, ут зур мәйданны чолгап ала. Янгын сүндерүчеләр вакыйга урынына ашыгыч рәвештә кузгала, зыян күрүчеләр юк.
Исегезгә төшерәбез, Татарстанда 14 апрельдән 11 майга кадәр янгынга каршы режим кертелде. Бу чорда учак ягу, коры үләнне һәм чүп-чарны яндыру, шулай ук торак пунктлар һәм бакчачылык ширкәтләре территориясендәге мангалларда ризык әзерләү тыела. Әлеге кагыйдәләрне бозган очракта штрафлар каралган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев