Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Тукай районында мәктәп автобусы юл һәлакәтенә очрады

Бәхеткә, автобуста балалар булмый.

Бүген Тукай районының Югары Суыксу һәм Яңа Мусабай авыллары арасында «Рено Дастер» автомобиле белән мәктәпкә балалар йөртүче автобус бәрелеште. Бәхеткә, автобуста балалар булмый, йөртүче иртән аларны алырга бара торган була. «Рено Дастер» руле артындагы ир-атның аңлатуынча, ул иртән хатыны белән шәһәргә эшкә барырга чыга. Көчле җил һәм буран аркасында юл кырыена өелгән карны «эләктерә» һәм, идарә итүне югалтып, каршыга килүче мәктәп автобусына бәрелә. 

Һәлакәттә «Рено Дастер» машинасындагы 60 яшьлек хатын-кызның башына, муен сөягенә зыян килә. Хәзер ул БСМПда, дип хәбәр итә Дәүләт автоинспекциясенең Тукай районы бүлеге башлыгы Шамил Ганиев. Юлларда көчле буран дип кисәтә ул. Руль артындагыларны сак йөрергә чакыра.

Фото Дәүләт автоинспекциясенең Тукай районы бүлегеннән 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ЮХИДИ фаҗига